Гөбәдия пешерү серләре
Арчада яшәүче Сәгыйдә Гаязова гөбәдия пешерү серләренә өйрәтә.
"Кичә ясаган камырымны суыткычка целлофан пакетка салып куйдым, дип сөйли ул. - Бу камырдан нәрсә ясасаң да була. Пирогларга да бара бу, гөбәдиягә, пәрәмәчләргә дә бара. Камырны атланмай, йомырка, сөт, тере чүпрә, тоз, песок, он салып бастым. Коры чүпрә тотмыйм. Каты итмичә генә камырны басам.
Камырны икегә бүлеп, юка гына итеп җәеп, табага саласың. Иң беренче камыр өстенә үзем ясаган какны салам. Какны тоташ килеш суга манчып салырга кирәк. Как өстенә аз гына дөге сибәм. Аннан корт салабыз. Кортны да үзем ясадым. Корт тәмле булса, гөбәдия тәмле була. Гөбәдиягә тәм бирә торган иң әһәмиятле әйбер – корт. Кортны мулдан салабыз. Корт өстенә юка гына итеп дөге җәябез. Дөге өстенә – йөзем, йөзем өстенә тагын азрак дөге сибәбез. Аннан йомырка уып салам. Зур булмаган табага бер йомырка җитә. Аз гына песок, өстенә эретелгән атланмай, аз гына тоз да салып җибәрәм. Өстен юка камыр белән каплап, читләрен челтәрләп тоташтырам. Гөбәдия өстенә эретелмәгән атланмайны песок, он белән уып сибәм. Бик матур булып пешә. Гөбәдияне пешерергә дә, ашарга да яратам. Балалар да ярата. Бәйрәм өстәлләре өчен менә дигән тәмле ризык! Яңа ел белән! Исән-сау булыйк!". Видео сылтамасы (ссылка)
https://vk.ru/wall-50631679_94495
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев