Гөберчәктә матур бер очрашу
Авыл китаханәсе мөдире Гөлфирә Зарипова хәбәр итә.
Гөберчәк авыл китапханәсе мөдире Гөберчәк авыл клубында "Туган яктан илһам алып ...! дип исемләнгән үзешчән шагыйрьләр Филсинә Нурислам кызы , якташыбыз Ленар Биктимеров белән очрашу кичәсе үткәрде. Кичәдә махсус кунак Татарстан язучылар берлеге әгьзасы Зиннур Фирдәвес улы Тимергалиевта чыгыш ясады. Ул үзенең моңнарын авыл халкына бүләк итте, ә инде үзешчән шагыйрьләргә үтемле киңәшләрен бирде.
Кичәбез җыр - моңга , дәртле биюләр , котлаулар белән үрелеп барды.
Г. Камал исемендәге Сикертән төп белем бирү мәктәбе укучылары шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Моңлы сандугачларыбыз Назгөл Гарипова , Әхмәдиева Гүзәл , Гөлнар Шәмсетдинова , Рәмия Салихова , Равия Минһаҗевалар үзләренең моңлы җырлары белән кичәбезне ямьләндерсәләр, Гүзәл Шәймәрданова белән Алинә Әсхадуллиналар дәртле биюләре белән куандырдылар.
Ә кичәнең олы кунаклары Ленар Васыйл улының әнисе Әнисә апай һәм аның туганнары булды.
"Шигьри мизгелләр " исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Үзешчән шагыйрьләргә киләчәктә дә иҗат уңышлары , гаилә иминлеге телибез, иҗатлары беркайчан да саекмасын.
Кабат очрашулар насыйп булсын диеп , кичәбезне моңлы сандугачыбыз Назгөл Гарипова башкаруында " Туган як иң кадерле " җыры белән тәмамладык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев