Гөлфия - Гран-при иясе
Котлыйбыз.
Беркөн Пөшәңгәрдән Рания Галәветдинова белән аралаштык. Үз бизнесын булдырган, шул ук вакытта иҗат белән дә шөгыльләнергә вакыт тапкан, төрле темага шигырьләр иҗат итүче искиткеч тырыш, булган ханым. Кызы да үзенә охшаган. Казан медицина көллияте студенты Гөлфия Галәветдинова "Идел" яшьләр үзәгендә узган XXV "Иделем акчарлыгы" яшь язучылар бәйгесендә
"Проза" номинациясендә Гран-Прига ия булган.
- Халыкара масштабтагы "Татар сүзе", "Җәлил укулары", "Ягымлы яз" бәйгеләрендә берничә тапкыр нәфис сүз буенча җиңүләр яулаган иде. Соңгы 5-6 елда повестьлар иҗат итә, диде Рания Галаветдинова кызы белән горурланып.
Гөлфиянең иҗатка тартылуында, һичшиксез, шигьри җанлы әнисенең һәм, Рания ханым әйтүенчә, укытучысы Алсу Фәйзиеваның өлеше зур.
Галимҗан Гыйльманов Гөлфиягә әсәрләрен җибәрергә кушкан, я аерым, я гомуми китапта басылса, берлеккә кабул ителеп була. дип сөендергән. Рифат Сәлах әсәрләрең шигырь кебек җиңел укыла, дип югары бәя биргән.
Гөлфия Галәветдинованы зур уңышы белән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев