erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гөлназ Хәйруллина киңәшләрен бирергә әзер

Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина белән сәламәт тормыш рәвеше алып барган кешеләр турында сөйләштек.

Ул безне Арчада яшәүче Гөлназ Хәйруллина белән таныштырды. Гөлназ Хөсәеновна бик ачык кеше булып чыкты. Ул башкаларга яхшылык эшләү, файда китерү максатыннан киңәшләрен бирергә әзер. Гаилә мәшәкатьләреннән тыш, чаңгы, скандинав таяклары белән йөрү, йөзү, физик күнегүләр аның яраткан шөгыле. Сөйләшүне башлыйбыз. 
– Гөлназ Хөсәеновна, сез көнне нидән башлыйсыз?
– Ярты стакан җылы су эчүдән. Һәркем үзенең организмын, сәламәтлеген белергә тиеш. Моның өчен даими рәвештә диспансерлаштыру үтәргә кирәк. Мәсәлән, безнең районга йод җитмәү хас. Нәтиҗәдә калкансыман бизләр интегә. Ә аны табиб язган дарулар белән нормада тотып була. Шулай ук кешедә кан басымы булырга мөмкин һ.б. Үзеңнең хәлеңне бел һәм авыртмыйча яшәргә өйрән.
– Ә ничек итеп?
– Табиб кушканны үтәп, ашавыңны көйлә һәм тиешле күнегүләрне ясап, күбрәк хәрәкәтләнергә тырыш. Мин үзем интернет аша сәламәтлек буенча күренекле белгечләрнең фәнни эшләрен укыйм, аларның акыллы киңәшләрен үтәргә тырышам. Менә, мәсәлән, йокларга яткач, ашказаныннан тамагына әчегән су килеп интегүчеләр бар. Ә интекмәс өчен дөрес итеп ятарга кирәк. Сул якка, йөрәк кысылмаслык итеп, ничектер таралып, уң кулыңны артка ташлап ятарга. 

Хөрмәтле газета укучылар! Без Гөлназ Хәйруллина (рәсемдә)  белән сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшүне дәвам итәчәкбез. Район пенсионерлар берлегендә дә ул. Үзеңә файдалы шөгыль табарга, кеше белән аралашырга кирәк, ди. Менә әле дә, безнең янда озак утыра алмады, районга рәссам кайтты, шунда барам, дип ашыгып чыгып китте. Сорауларыгызны бирә аласыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул сезне дүшәмбе көнне сәгать 1гә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү бинасының икенче катындагы пенсионерларның аралашу үзәгенә чакыра.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев