erid:2VtzquqpS7d
«Гөслә- Fest» фестивале узды
Арча яңалыклары

«Гөслә- Fest» фестивале узды

Рәхиәт хатлары тапшырылды

"Гөслә-Fest" милли мәдәният фестивале беренче тапкыр 2021 елда сәнгать мәктәбендә Татарстан Республикасы Министрлыгы гранты ярдәмендә узды. Аның инициаторы Альбер​т Гайнетдинов булды. Кызганычка, 2022 елда Альберт Салахович вафат булды. Әмма аның эше яшәвен дәвам итә, шуңа күрә быелдан башлап ​ фестивальгә Альберт Гайнетдинов исеме бирелде.
  Фестиваль-концерт программасында катнаштылар:
- «Орчык» гөсләчеләр ансамбле, җитәкчесе Әсәдуллина Айсылу Айрат кызы (Балтач районы);
- «Дубай» гөсләчеләр ансамбле, җитәкчеләре Шәрифуллин Илшат Габдрафик улы, Шәрифуллина Гөлнар Әбүзәр кызы (Саба районы);
- «Ятаган» фольклор-уен кораллары ансамбле, җитәкчеләре Гарифуллина Айгөл Альберт кызы, Яппаров Ирек Илһам улы (Арча);
​ - Мәгъсүмҗанов Гәрәй Габдрахман улы, татар гөсләләрендә уйнап җырлаучы- башкаручы, гөсләләр ясаучы мастер (Марий Эл Республикасы, Йошкар Ола шәһәре);
В.Ф. Ежков исемендәге 1нче гомуми белем бирү мәктәбе укучылары.
  Барлык катнашучыларга лауреат дипломнары, җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чыганак: https://vk.com/wall-212044923_1059

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев