erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Грипп сагалый: аңа ничек бирешмәскә?

Республикада грипп, кискен респиратор вирус инфекцияләре (ОРВИ) белән авыру очраклары эпидемия чиген узмаса да, Казанда, Алабугада авыручылар саны шактый.

Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, хәзерге вакытта Казанда авыру эпидемия чигеннән 33 процентка югары булып санала. Сентябрьдән бирле грипп белән авыручы 92 кеше теркәлгән.

Быел авыручылар арасында күбрәк В гриппы күзәтелә икән. А вируслысы да очрый, анысы – азрак. Табиблар әйтүенчә, В вируслы грипп чагыштырмача җиңелрәк уза. «Теләсә нинди грипп та өзлегүләр белән куркыныч, шуңа да авыруның беренче билгеләрен сизүгә, мөстәкыйль дәваланмагыз, табиб чакыртыгыз, грипп аеруча кечкенә балалар һәм өлкәннәр өчен куркыныч», – ди табиблар.

Мондый вакытта табиб чакыртырга, авыруның беренче көнендә үк вируска каршы дарулар куллана башларга киңәш ителә. Грипптан саклануның иң нәтиҗәле юлы, дип табиблар прививканы атый. Тик хәзер аны ясатырга соң инде.

Һава торышының җылы торуы да вирусларга тизрәк таралырга ярдәм итә. Җылы көннәрдә халык кеше күп булган урыннарга ешрак йөри. Шуңа да табиблар, гыйнвар азагына авыручылар саны артыр, дип фаразлый. Казан хастаханәләре исә авыруларны кабул итәргә әзер. Авыру көчәйгән очракта пациентларны тәүлек буе кабул итү хас­таханәләре дә булдырылган, лабораторияләр көчәйтелгән режимда эшли.

Грипптан саклану өчен 5 киңәш:

1. Борын куышлыгын, кулларны гел юып йөрергә тырышыгыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2. Бүлмәләрне ешрак җилләтегез.

3. Авырган кешедән ераграк торырга, саклану өчен махсус битлек киеп йөрергә кирәк. Битлекне һәр ике сәгать саен алыштырырга кирәклеген дә онытмагыз.

4. Авыру таралган вакытта кеше күп булган урыннарга барудан тыелып торыгыз.

5. Ял итегез, тиешенчә йоклагыз, юк-барга борчылмагыз, дөрес тук­ланыгыз, иммунитетыгыз нык булсын.

shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X