erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Һәммәсенең теләге бер: тиз арада солдатларыбыз җиңү яулап исән-имин өйләренә әйләнеп кайтсын

Махсус хәрби операция кешеләрне берләштерде

Һәммәсенең теләге бер: тиз арада солдатларыбыз җиңү яулап исән-имин өйләренә әйләнеп кайтсын.
Ә әлегә һәркем кулыннан килгәнчә хәрбиләргә ярдәм кулы сузарга тырыша. 

Бу сүзләр социаль челтәрдә Шекә авыл китапханәсе төркемендә күзгә чалынды. Китапханә җитәкчесе Гөлшат Локманова белән элемтәгә кердек.
– Көн буранлы булуга карамастан, без авылдашлар белән җыелып,  егетләрне җылыту өчен окоп шәмнәре ясадык, – диде ул. – Шәм ясау эшенә әзерлекне алдан башладык, яңа ел табыны әзерләүдә кулланылган калай банкаларны ташламый җыеп барырга игълан иттек. Ул банкалар җыелгач, балалар белән банкаларны язуларыннан чистарттык. Ярдәмнәре кергәнгә алар бик сөенде. “Бу шәмнәр солдатларга өй, күңел җылысы  биреп янсын һәм аларның туган якларына кайту минутларын тизләтсен иде”, – дигән теләктә эшләнде шәмнәр. Барлык катнашучыларга зур рәхмәт!

Халыкны туплап, ничек булса да егетләребезгә ярдәм итәсе килү теләге белән күп эш башкарылган Шекәдә. Маскировка өчен сеткалар да үргәннәр. Авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов булышлыгы белән дүрт сетка җибәргәннәр инде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бу эшкә ярдәме тигән Шекә, Илдус авылы хатын-кызлары һәм ир-егетләренә Аллаһның рәхмәте булсын. Изге эш җирдә ятмас, – диде Гөлшат. – Авыл халкы ярдәм итәргә ашкынып тора. Хәрби бурыч үтәүчеләргә ярдәм итү теләге күп кешеләрне берләштерде. Бер акция, яңалыктан да читтә калмыйбыз.

Шекә авыл китапханәсе “Солдатка хат” акциясенә дә кушылган. Сугышчыга хат рәвешендә яхшы хәбәр алу күңелле, дип хатлар да язганнар. “Балалар гына түгел, өлкән апалар да. Аларга зур рәхмәт! Хат язучыларның изге теләкләре кабул булсын, сәлам хаты егетләребезнең күңелен җылытсын”, – диде китапханә мөдире.

Ә ул үзе китапханәдә “ПУЛЬС СВО” дип исемләнгән вакытлы матбугат басмалары күргәзмәсе оештырган. Анда шушы темага кагылышлы мәкаләләр бастырылган газета-журналлар урын алган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев