erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Һава торышы бөртекле культураларга ничек тәэсир итә

«Россельхозцентр» берләшмәсенең Арча филиалы баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов хәбәр итә.

Арча метеостанция мәгьлүматләре буенча 2025 ел апрельнең 20 көнендә  уртача һава температурасы +7,3 градус тәшкил итә (норма +3,5  градус). 

Явым – төшем 15,5 мм. (норма 21 мм). Апрельдә иң җылы көн 19ында + 24,2 градус. Иң салкын көн -2,0 градус 4 апрельдә булды.

Апрель аенда һава торышының нормадан 4 градуска җылырак, явым - төшемнең 5 мм га азрак булуы нәтиҗәсендә көзге бөртекле культураларның вегетациясе 14 көнгә иртәрәк башланды.  2024 елда 18 апрельдә, быел 4 апрельдә башланды.

 Бүгенге көндә Арча районы хуҗалыкларында җәйге чорда үсемлекләрне тәрбияләп үстерүдә:

- чүп үләннәренә;

- корткычларга;

- авыруларга;

- яфрактан тукландыру буенча  30 данә сиптергеч агрегатлары эшләячәк.

 Шуларның 13 е үз йөрешле ( Барс, Туман), 13е прицепной,  4 се навесной.

 Бүген 21 апрельдә ООО АПК Ашитбаш хуҗалыгында ОП 2500 (Буран) сиптергечен быелгы сезонга кабул итү уздырылды һәм көзге арыш күльтурасын яфрактан азотлы ашлама ( мочевина 8 кг/га) һәм микроэлементлар кушылып тукландыру эшләре башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре