erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Арча яңалыклары

Җиңү яулап кайттылар

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында “Дуслык җире” Халыкара балалар, яшүсмерләр һәм студентлар иҗаты ачык фестиваль-конкурсы старт алды. Быел ул беренче тапкыр башкалабызның 180нче номерлы куппрофильле полилингваль гимназиясендә үткәрелде.

 

Чара Татарстан Республикасы халыкларының милли мәдәни традицияләрен яңадан торгызуга һәм үстерүгә, Республика халыкларының бердәмлеген һәм рухи багланышын ныгытуга һәм талантлы яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде.

Әлеге конкурста Арча муниципаль районының “Арча 3нче башлангыч гомуми белем мәктәбе – балалар бакчасы” җыр укытучысы Абдрахманова Рилә Риф кызы һәм педагог-оештыручы Зәйниева  Сиринә Раиф кызы укучылары да катнашты.

Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән катнашучылар булуга карамастан, арчалылар сынатмады. 2 нче сыйныф укучысы Бариева Зәринә ( укытучысы Рилә Риф кызы) вокал номинацисендә 2 нче дәрәҗәдәге дипломант исеменә лаек булды. Ә 1нче сыйныф укучысы Гатауллина Назгөл (укытучысы – Сиринә Раиф кызы) нәфис сүз номинациясендә 3нче дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән бүләкләнде. Аларга матур статуэтка белән дипломнар тапшырылды.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

(Арча 3нче башлангыч гомуми белем мәктәбе – балалар бакчасы”

җыр укытучысы Абдрахманова Рилә Риф кызы,

педагог-оештыручы Зәйниева  Сиринә Раиф кызы)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев