erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иң зур бүләге – халык мәхәббәте

Ел ахырында Вконтакте социаль челтәрендәге “Арча хәбәрләре” газетасы төркемендә районыбызның иң яхшы табибларын билгеләдек.

 

Дөресрәге, без түгел, халык. Анда биш меңгә кадәр кеше катнашты һәм алар ун табиб өчен тавыш бирде. Менә ул табиблар: Яңа Кенәр участок хастаханәсе педиатры Рафия Аксакова, Арча үзәк хастаханәсеннән хирург Фәнис Гайфетдинов, гомуми практика табиблары Айрат Закиров, Роза Котельникова, Рәмзия Хәйруллина, педиатр Алсу Кузнецова, реаниматология төркеме анестезиологы Ринат Урманов, анестезиолог-реаниматолог Назыйм Фәттахов, бүлек мөдире, акушер гинеколог Раушания Хәсәнова, бүлек мөдире, терапевт Ренат Хәстиев.

Тавыш бирү санаулы көннәр эчендә генә барды. Әмма фикерләрнең саны чиксез булды. Кайчак без табибларга рәхмәт тә әйтмибез, киресенчә, җай чыккан саен тәнкыйтьләргә, тырнак астыннан кер эзләргә тырышабыз, аларның авыр хезмәтләре турында уйлап та карамыйбыз. Шулар янына барып егылгач кына күп нәрсәне аңлыйбыз.

Дөрес, араларында төрлесе бар. “Төксе, караңгы чырайлы, яннарына барырга да куркып торасың...”, дигән сүзләр табибларны бизәми. Димәк, уйланырга әле урын бар. Кайвакыт бер җылы сүз җитә. Шуңа күрә дә комментарийларда: “Иң ихтирамга лаек, белемле, үтә тәҗрибәле табибыбыз”, “Бик әйбәт педиатр. Мең-мең рәхмәт аңа”, “Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән табиб сез безгә”, “Аңа булган ихтирамым чиксез зур. Ул бу исемгә лаек”, – дип язалар.

32 ел хезмәт стажы булган, җиде ел участок хастаханәсен җитәкләгән Рафия Аксакова әлеге бәйгедә иң күп тавыш җыеп, “Районның иң яхшы табибәсе” исеменә лаек булды. Аңа редакциябезнең Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырылды.

– Халык, бигрәк тә әниләр ни өчен сезгә карата шундый яхшы мөнәсәбәттә? Сез бер кешене дә аермыйча ачык чырай белән каршы аласыз, әни белән дә, бала белән дә шундый матур, ягымлы сөйләшәсез, баланы җентекләп карыйсыз, вакытыгызны кызганмыйча озаклап аңлатасыз, киңәшләр бирәсез, бөтен тәҗрибәгезне кулланасыз. Сәбәбе дә шундадыр, мөгаен.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Башкача булмый да. Әти-әни авыру баласын күтәреп, миннән ярдәм көтеп килә. Күрше-тирә авыллар, хәтта районнардан да. Алар борчылудан елап җибәрергә әзер. Мин дә каты итеп эндәшсәм, бөтенләй бетәләр. Балалар табибы шундый булырга тиеш. Каты бәрелергә хакыбыз юк. Яшь әниләр килә. Беренче балалары. Ничек төрергә, ашатырга аларны кем өйрәтә? Аңлатып җибәрсәң күңелләре була. Бик игътибарлы әниләр, йотлыгып тыңлыйлар, әйткәнне үтиләр. Күп очракта нәрсә эшләргә кирәген язып та бирәм. Сезгә килсәк, тынычлап китәбез, диләр. Ярдәм итә алуым үзем өчен дә күңелле, – диде педиатр.

6 гыйнвар бәйрәм көнне эшкә чыкканнар. Чиратта иллеләп кеше җыелган. Кичкә кадәр эшләргә туры килгән.

– Коллективыбыз бик яхшы. Үз эшен яратып, намус белән башкарган кешеләр генә җыелган. Хезмәт урынымда тәртип, чисталык булмаса, күңел биреп эшлисе килер идемени? Шуңа мин бу җиңүне минеке генә түгел, бөтен коллективныкы дип кабул итәм, – диде ул. – Шул гомер эшләп Рәхмәт хаты алганым юк иде, олылавыгыз өчен зур рәхмәт.

Бу сүзләренә башта аптырап калдым. Аннан уйлап куйдым, Рафия Рашатовнаның йөзләгән Рәхмәт хатын алыштырырлык зур бүләге – халык мәхәббәтен казануы бар.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X