Якташыбыз Айгөл Галәветдинова «Служение» бөтенроссия муниципаль премиясе бәйгесендә катнаша
Аның “Мин Арча баласы” проекты “Киләчәк буыннар өчен бөек мирас” номинациясендә тәкъдим ителде.
Арча укучылар сарае директоры урынбасары Айгөл Галәветдинова «Служение» бөтенроссия муниципаль премиясе бәйгесендә катнаша.
Аның “Мин Арча баласы” проекты “Киләчәк буыннар өчен бөек мирас” номинациясендә тәкъдим ителде. Бу хакта Арча районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проектның максаты – Арча районы балаларын һәм яшьләрен туган як тарихын өйрәнүгә, саклауга һәм буыннан-буынга тапшыруга җәлеп итү.
Бүгенге көндә Арча районы авыллары, тарихы һәм истәлекле урыннары турында 99 видеоролик әзерләнгән һәм Rutube платформасында урнаштырылган.
Проект 2020 елда старт алды һәм бүген дә үсешен дәвам итә,.
Бу атнада Премия оештыручылары гаризалар кампаниясенә йомгак ясады, аның нәтиҗәләре буенча Татарстан катнашучылар саны буенча ил күләмендә иң югары позициягә чыкты.
Республикадан әлеге премиягә 1100дән артык гариза җибәрелгән. Быел исә илнең төрле төбәкләреннән 61 меңнән артык гариза кабул ителгән.
Фото Арча районының Телеграм-каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев