erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Якташыбыз Рифат Җамал чемпион!

Котлыйбыз!

 

Менделеевскида пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Якташыбыз галим, язучы Рифат Җамал әлеге штанга күтәрү ярышында ветеранннар арасында чемпион булды. Бу спорт төрендә спортчы өч төрле күнегү башкара: штанганы җилкәсенә алып утыра, аннан тураеп баса. Икенчесе - атлет эскәмиядә ята һәм штанганы югарыдан күкрәгенә төшерә, шуннан соң штанганы куллары турайганчы өскә этәрә, өченче сынау - штанганы идәннән алып, тураеп баса.

Җиңүе белән котлап, Рифат Җамалга шалтыраттык. Безнең сөйләшү шактый дәвамлы һәм кызыклы булды.

-Ни өчен авыр атлетика? - дип сүз башлады Рифат Җамал. – Ул  башка спорт төрләренә караганда гаделрәк дип саныйм. Штанга күтәрүдә кайбер спорт ярышындагы кебек көндәшең  белән алдан килешеп кую дигән нәрсә мөмкин түгел.. Штанга белән сөйләшеп тә, килешеп тә булмый бит.  Дога укып карасаң да, юк, булмый Көрәштә көндәшеңне җиңәргә кирәк, ә монда, беренчедән,Җирнең тарту көчен, икенчедән, үзеңне җиңәргә кирәк. Шундый авыр ул! Шундый авыр...Кайвакытта яртылаш күтәрелгән штанганы ташлыйсы килә. Бу ярышта мин 70не узган иң олы яшьтәге ветеран идем. Идәннән 130 килолы штанганы күтәрдем. Бу иң дөрес, ялгансыз спорт төре. Кабатлап әйтәм, монда үзара килешү дигән нәрсә юк. Бер елны Арча сабантуенда көрәшче көрәшмичә генә көндәшенә кул бирде дә чыгып китте. Бу бит оятсызлык. Халык бит синең кул бирүеңне түгел, көрәшүеңне карарга килгән.

-Сез авыр атлетика белән ничә яшьтән шөгыльләнәсез?

-Мәктәптәгесен исәпләмим. Институттта укыганнан бирле шөгыльләнәм. 1нче курстан, бу була 1969 ел, 56 ел шөгыльләнәм икән инде. Бу минем табигатьтән килгән көч. Әти әйтә иде: бабаңнан килә, бабаңнан дип, бабай көчле булган. Авылдан баржа бушатырга йөргән. Әти сөйләве буенча 10 потлы мичкәне күтәреп чыгарга бәхәсләшкән. 160 кило була ул. Акчага, күрәсең, бәхәсләшкәннәр. Җиңәсен күреп, артыннан мичкә тәгәрәткәннәр. Тез астына сугып егар өчен.. Минем дә балачакта кушаматым аю иде.

-Махсус урамга йөрергә чыгасызмы?

-Миңа нәрсәгә йөрү! Мин Казанда дачадан “Ак Барс Арена”га тренировкага  йөрим. Ара 1 кмчамасы. Барып-кайту 2 км. Иртәдән бакчада эшләргә чыгып китәм. Гадәттә кешене олыгайгач бакча тарта. Бу  организмның селкенү-хәрәкәткә ихтыяҗы арта дигәнне аңлата. Медикларның шундый күзәтүләре бар: җәен дачага йөрүче картлар күпкә арта, аларның хастаханә, поликлиникага йөрүләре кими. Бакчада эш күп, гел хәрәкәттә, авыру турында уйларга вакыт юк, организм даими эшләп тора. Кешегә ни өчен хәрәкәт кирәк? Тормыш нәрсә ул? Тормыш ул матдәләр алмашынуы. Бөтен тере әйберләрдә: агачлар, үләннәрдә, бөҗәкләрне әйтмим дә, матдәләр алмашынуы бара. Шуның өчен алар  тере исәпләнәләр. Әгәр дә матдәләр алмашынуы яхшы икән, тормыш җанлы бара. Матдәләр алмашынуы кимесә, кеше арый, хәлсезләнә һ.б. Организмда матдәләр алмашынуы болай бара: төрле органнарга матдәләр кан белән килә, ә матдәләрнең органнарга килүе кан йөрешеннән тора. Кан йөреше йөрәкнең эшләвенә бәйле. Ә йөрәк кайчан эшли – үзенә көч килгәндә. Ятсаң, йөрәк акрын эшли башлый. Матдәләр алмашыну кими. Ә кан иң беренче чиратта кая бара, көч килгәндә  йөрәкнең үзенә бара, чөнки ул үз-үзен тулыландырмаса, ул эшли алмый. Аннары бара баш миенә. Аннан җенси органнарга һ.б. Мускулларга, билгеле, көч килгәндә бара. Эшләмәгәндә шешенүләр китә. Аннан бер әйберне оныталар: мускуллар эшләгәндә стресста барлыкка килгән гистамин эшкәртелә hәм ул канда кими. Кеше стресстан борчылып ята икән, ул аның йөрәгенә бәрә, инсульт, инфаркт булуы ихтимал. Минем беркайчан да тик кенә басып торганым булмады. Берәр җирдә чиратта торырга туры килсә, коридорның бер башыннан икенче башына йөрим. Махсус түгел, минем организм үзе шундый. Утырып тора алмыйм. Шуңа күрә  борчылулар (моңарчы бирде инде!), мине аяктан ега алмый. Ни өчен диабетта күбрәк хәрәкәтләнергә кушалар? Чөнки  мускуллар никадәр активрак эшләсәләр, шулкадәр күбрәк шикәр “ашыйлар” Чөнки ул энергия чыганагы.  Билгеле, бу очракта шикәр канда кими.

Ким дигәндә елга ике тапкыр ярышта катнашам. Җиңел яшәдем, мактанам инде, сез сорадыгыз, мин җавап бирәм, мин уникаль кеше, Татарстанда бердәнбер ике тапкыр атказанган эшлекле исеме алган кеше – мин атказанган фән эшлеклесе һәм атказанган сәнгать эшлеклесе. Әле менә спортта да чемпион булдым. Бу минем казанышлар  дип санамыйм, бары миңа салынган. Табигатьтән, нәселдән, язмыштан... Кемгәдер аяк-кул да бирми, миңа өеп биргән,  Акыл,көч, ихтияр, хәтер, мин үз гомеремдә шпаргалка язмадым, безне мәктәптә яхшы укыттылар. Миннән, хәтта язучылар да сорыйлар: ничек инде син ветеринария институтын  тәмамлап шагыйрь булдың дип. Моның сере бер: китап уку. Китап, китап, китап. Мин аларга, мин бит мәктәптән тыш бер китапханә  бетердем, дип җавап бирәм.Миндә кызыксынучанлык зур. Менә бу спорт ярышын да, сиңа нәрсәгә ул диючеләр бар. Беренчедән, бу мина кызык, икенчедән, яшәсен яшәдем, урын өсләрендә ятканчы, мин ярышта үләм... Мин миннән күпкырлырак бер генә  кешене беләм. – Фоат Мансуров. Атаклы режиссер, мәрхүм инде хәзер, Советлар Союзының, Казахстанның, Татарстанның халык артисты. Шул ук вакытта альпинизм буенча тимераякта шууда спорт мастреры.яхшы шахматист, рәссам h.б. Менә аңа нәрсәгә болар? Чөнки аңа Ходай кызыксынучанлыкны биргән.

Исән булсам, тагын берәр җирдә шаккатырырмын әле (көлә). Миңа биргән... Миңа бу дөньяда яшәве кызык. Миңа кызык - үземне үзем җиңү. Ай, авыр ул штанга күтәрү, ай, авыр. Мин күнекмәгән җиңел әйберләргә...

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре