erid:2VtzquqpS7d
Яктылык кайтаргыч элементлар гомерне саклый
Арча яңалыклары

Яктылык кайтаргыч элементлар гомерне саклый

Юл саклыкны таләп итә

Җәяүлеләр катнашында юл һәлакәтләре күп очракта караңгы вакытта була. Транспорт белән идарә итүчеләр юл кырыеннан барган җәяүлене күреп бетерә алмый. Шуңа ДАИ хезмәткәрләре торак пункттан читтә, кичләрен караңгы вакытта шәһәр эчендә дә, яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга куша.

Машина сәгатенә 40 километр тизлек белән бара икән, шофер җәяүлене 25 метр ераклыкта күрә ала. Әгәр җәяүле яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланса, шофер аны 150 метр ераклыкта ук күрәчәк. Бу бәрелүдән сакланырга ярдәм итәчәк. 
– Яктылык кайтаручы элементларны киемгә җирдән сиксән сантиметрдан бер метрга кадәр биеклектә урнаштыру киңәш ителә. Үз өстеңдә ким дигәндә дүрт яктылык кайтаргыч булу яхшырак. Җиде сантиметр озынлыктагы яктылык кайтаргыч лентаны берне булса да киемгә урнаштыру кирәк. Калган элементлар кечерәк һәм төрле формада булса да ярый, - ди Арча эчке эшләр бүлегенең ДАИ бүлекчәсе начальнигы Рөстәм Хәкимов. -  Бу урында әти-әниләргә дә мөрәҗәгать итәсем килә.Балаларга кием сатып алганда, яктылык кайтаргыч элементлар булуына игътибар итсәгез иде. 140 сантиметрга кадәр озынлыктагы баланың яктылык кайтаручы элементлары рюкзакта, җиңнең өске өлешендә, баш киемендә урнаштырыла. Баланың киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар күбрәк булган саен, ул тәүлекнең караңгы вакытында транспорт чарасы йөртүчесе өчен күренеп тора.  Ә машина йөртүчеләрнең үз машиналарында яктылык кайтаручы элементлар белән сигнал жилеты булырга тиеш.
 

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев