Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан күренә.
Татарстанда +15 градуска кадәр җылы булачак
Уртача тәүлеклек температуралар нормадан биш-җиде градуска артып китә.
Җомгага каршы төндә, 27 мартта, урыны белән яңгыр һәм юеш кар явачак. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда бозлавык сакланачак. Бер тәүлек эчендә ТРның аерым районнарында томан төшәчәк.
Иртәгә һава температурасы тәүлекнең караңгы вакытында -2...+3 градус, ә якты вакытта +7...+ 12 градус булачак. Урыны белән көнчыгышта термометр баганалары көндез +15 градуска кадәр күтәреләчәк.
Сишәмбе, 31 мартта, кайбер урыннарда бераз яңгыр явуы ихтимал. Төнлә температура -5...+1 градус, көндез +8...+ 13 градус булачак.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-15-graduska-kadar-yly-bulaca-5921262
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев