Ял көннәрендә эшләгән өчен икеләтә түләнергә тиеш
Гыйнвар аенда бәйрәмнәр озын булды, әмма кайберәүләр эшләде
Гыйнвар башында республика халкы 11 көн рәттән ял итте. Әмма бу көннәрдә сменалы график буенча эшләүчеләр, чакырып алып эшләткән кешеләр өйдә утырмады. Хезмәт кодексы нигезендә, бәйрәм көнендә эш өчен икеләтә түләнергә тиеш. Гыйнварда 1-8 гыйнвар көннәре бәйрәм көннәре булып санала. Бу чорда һәр эш көне өчен хезмәткәргә икеләтә хезмәт хакы исәпләнергә тиеш. Димәк, татарстанлылар февраль башында югары хезмәт хакы алачак. Әгәр хезмәткәр бәйрәмдә тулы көн түгел, ә берничә сәгать эшләгән икән, бу сәгатьләр дә икеләтә күләмдә түләнергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев