Ялган сайтка эләгеп, билетсыз һәм акчасыз кала
Сак булыгыз!
Буа кызы интернет аша автобус билеты сатып алганда, ялган сайтка эләгеп, акчасыз кала
8 март көнне Буада яшәүче 20 яшьлек кыз район эчке эшләр бүлегенә мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать итә. Шәһәрара автобуска интернет аша билет сатып алырга теләп, ул "игезәк" - бөтенләй икенче сайтка эләгә. Анда кыз үзенең шәхси мәгълүматларын, банк картасы реквизитларын кертә. Һәм 15 мең сум акчасыннан колак кага. Ә билетларны аңа беркем җибәрми, шулай ук акчасын да кайтармыйлар.
Полиция гражданнарны интернетта уяу булырга, бары тик рәсми сайтлардан гына файдаланырга, шикле сылтамаларга кермәскә чакыра.
Тулырак: https://buinsk-tat.ru/news/kich-bgen-irtg/bualy-kyz-internet-asa-avtobus-bilety-satyp-alganda-ialgan-saitka-elagep-akcasyz-kala
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев