Әлбәттә файдалы итеп!
Бу сорауга район ветераннары матур үрнәк күрсәтә. "Яңа ел ялларын үткәрүне алдан планлаштырып куярга, - ди район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина. - Ике ай алдан! 4 январь көнне Иске Ашыт, Курса Почмак, Арча пенсионерлары белән Г. Камал театрында, буген Арчалар белэн тагы театрда без. Бүген сәгать 10да экскурсия, 11 дә Рөстәм Галиуллиның (чыгышы белэн Наласаныкы) "Көзге кайтаваз" спектакле, аннары Бауман урамында йөрергә исәп. Ә Арчада стадионга чаңгы шуарга, йөрергә төшегез! Кичләрен Үзәк чыршы янында авыллар концерт куя. Чараларны оештырып торалар. Хәерле яллар сезгә! Яңа ел белән!".
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев