Яңа Кенәрдә «Ура, авылга!» лагерендә 60 бала ял итте
Арча районында «Ура, авылга!» лагеры икенче тапкыр оештырыла
2024 елда әлеге лагерь Орнашбаш, Урта Курса, Урта Бирәзә авылларында эшләсә, быел Яңа Кенәр, Наласа һәм Түбән Мәтәскәдә оештырыла.
«Ура, авылга!» нәрсә ул?
Проект авылда яшәүче һәм шәһәрдән авылга кунакка кайтучы 7-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләрнең ялын файдалы үткәрүне күздә тотып эшләнгән. Яңа проектны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Готоф улы Әхмәтов инициативасы белән «Алдынгылар хәрәкәте» тормышка ашыра. 5 көн дәвамында балалар авылга хас булган һөнәрләр, кәсепләр, җырлар-биюләр, кул эшләре, милли йолалар белән танышып, күңелле экскурсияләрдә йөреп, татар телендә сөйләшеп, кызыклы шәхесләр белән очрашып, авыл тарихы һәм тормышы белән якыннан танышалар. Болар барысы да түләүсез.
Яңа Кенәрдәге 5 көн
23 июньнән 27 июньгә кадәр «Ура, авылга!» Яңа Кенәр авылында узды. Биредә 60 бала ял итте. Аларның әйдаманнары булып, әлеге авыл мәктәбе укытучылары Лилия Фазуллина, Алия Садриева, Раилә Биктова, Миләүшә Хафизова, Алсу Самигуллина эшләде.
Балалар өчен көн саен үзенчәлекле осталык дәресләре, файдалы очрашулар, күңелле уеннар үткәрелде. Аннан тыш, балаларга һәр көн истәлекле бүләк (футболка, баш киеме, су бутылкасы, наклейкалар) бирелде.
Беренче көнне балалар бер-берсе белән танышып, уеннар уйнадылар, туган телләрендә яңа сүзләр өйрәнделәр һәм хореография буенча балалар иҗат йортында укытучы Ләйсән Хәкимова белән осталык дәресендә татар биюләрен биеделәр.
Икенче көнне Казан театр училищесы студенты, Яңа Кенәр кызы Алия Абдрәшитова белән очрашу узды. Катнашучылар өчен актерлык осталыгы буенча осталык дәресе үткәрелде, анда балалар предметлар һәм хайваннар роленә керде. Шулай ук балалар татар модасы стилисты һәм шоппинг-турлар оештыручы Гөлчәчәк Гәрәева белән дә очрашып, матурлык серләренә төшенде. Стилист балаларга татар модасы турында сөйләде, заманча моданың милли элементларын һәм аксессуарларын күрсәтте, Париждагы күргәзмә композициясе турында сөйләде Авыл китапханәсе белән танышу һәм кичке «Бас-бас!» бию сәгате дә лагерьдагылар өчен күңелле мизгелләр булды.
Өченче көндә катнашучылар коймак пешерергә өйрәнделәр, самавырдан татар чәе белән сыйландылар. халык уеннары уйнадылар.
"Мин беләм" интеллектуаль уенда республика турындагы белемнәрен тикшерделәр. Аннан соң авыл тарихын яктырткан музейга сәяхәт кылып, истәлекләр белән таныштылар.
Дүртенче көнне «Сабантуй» бәйрәмен көтеп, балалар авыл халкыннан бәйрәмгә бүләкләр җыю оештырдылар, өлкән буын аларга бу традициянең әһәмияте турында сөйләде. Аннары чишмәгә, мәчеткә экскурсия ясадылар. Көнне көрәш һәм милли брошка ясау буенча осталык дәресләрендә катнашу белән төгәлләделәр. Яңа Кенәрдә яшәүче оста куллы Алсу Ибраһимова кызларга милли бизәкле брошка ясарга өйрәтте.
Лагерьның соңгы көне иң күңелле һәм шул вакытта моңсу көннәрнең берсе иде. Малайлар-кызлар өчен Сабантуй бәйрәме оештырылды. Татар халкының милли уеннарында катнашып, балалар бүләкләр алдылар. Ә кич белән ачык һавада матур концерт узды. Биредә балалар үзләре әзерләгән концерт номерлары белән чыгыш ясады. Кичке ялны Рәсим Фасыйховның җырлары дәвам итте һәм «Ура, авылга!» күңелле биюләр белән тәмамланды.
«Дәвамлы булсын!»
Арча районында «Алдынгылар хәрәкәте»нең җитәкчесе Лия Ильина лагерьның һәр көнен балалар белән уздырды. Лагерь ябылу тантанасында һәр катнашучыга сертификатлар тапшырып, рәхмәт һәм мактау сүзләрен җиткерде. Балалары әлеге лагерьга йөрүче әти-әниләр, әби-бабайлар оештыручыларга, әйдаманнарга рәхмәтләрен әйтте.
«Балаларыбызның шат йөзләрен күрү безнең өчен бәхет. Аларны берләштереп, туплап күңелле ял бүләк итүче әйдаманнарга рәхмәт. Шушы кыска гына вакыт эчендә балаларыбызга файдалы очрашулар оештырдыгыз, яңа һөнәрләр белән таныштырдыгыз, вакытлары бушка узмады, дуслары күбәйде. «Ура, авылга!» дәвамлы булсын», – диде алар.
Бүгенге көндә «Ура, авылга!» проекты Наласа һәм Түбән Мәтәскә авылларында уза. 100гә якын бала бу атна дәвамында татар мохитендә ял итә.
Фотолар: https://vk.com/albums-220296246
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев