Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Тукай әкиятләрен тәкъдим иттеләр
29 апрель көнне «Яңа Кенәр сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернат» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган театральләштерелгән тамаша узды
Бу көнне мәктәптә халык шагыйренең җанлы әкиятләре һәм шигырьләре яңгырады. «Шүрәле», «Су анасы», «Кызыклы шәкерт» һ.б. әсәрләрен сәхнәдә ихлас күңелдән, эчкерсезлек белән гәүдәләндергән яшь артистларны тамашачылар сокланып күзәттеләр. Бәйрәмне оештыручылар – интернат-мәктәп тәрбиячеләре, укытучылары һәм тәрбия эше буенча директор урынбасары Илсия Мөхәммәдиева.
«Мәктәбебездә апрель ае дәвамында Габдулла Тукай иҗатына багышланган чаралар күп булды. Шагыйрь әсәрләрен сәхнәләштерү буенча фестиваль уздырдык. Андагы һәр чыгыш аерым мактауга лаек иде. Һәм без бу чыгышларны бергә туплап, яңа сценарий төзедек һәм бик матур тамаша килеп чыкты», – диде интернат-мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рания Шакирова.
Күп кенә балалар өчен бу чыгышлар чын җиңү булды: кемдер сәхнәгә беренче мәртәбә кыю атлап, озын монолог сөйләде, кемдер сүзсез, бары тик хәрәкәтләр һәм тәэсирле карашлар ярдәмендә генә үз героеның характерын җиткерә алды, ә кемдер, кыюсызлыгын җиңеп, горурланып, Тукай шигырьләрен укыды.
Чарага мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Аларның ярдәме һәм игътибары яшь артистлар өчен бәяләп бетергесез бүләк булды. Оештыручылар, интернат-мәктәп укытучылары кунакларга җылы сүзләре өчен ихлас рәхмәтләрен белдерәләр.
Мәктәптә шулай ук Тукай иҗатын яктыркан рәсем һәм кул эшләнмәләре күргәзмәсе булдырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев