erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Яңа Кенәр мәктәбендә Стелла Габдрахманованың 90 яшьлек юбилеен уздырдылар

Социалистик хезмәт герое, райондашыбыз, танылган педагог Стелла Габдрахманованың бүген, 17 ноябрьдә туган көне. Аңа 90 яшь.

Гомерен укытучылык хезмәтенә багышлаучы тәҗрибәле педагогның исемен йөртүче Яңа Кенәр мәктәбендә олы юбилейга багышланган бәйрәм чарасы узды. 

Стелла Габдрахманованы котларга Республика һәм район кунаклары, укытучылар һәм укучылар җыелган иде. 

Юбилей чарасы мөгаллимнең яшьлек елларын искә алып, сәхнәләштерелгән күренеш белән башланып китте. Алга таба, Стелла ханымны сәхнә түренә дәшеп, аңа котлау һәм рәхмәт сүзләре әйтелде.

Яңа Кенәр мәктәбе директоры Хәмбәл Зарипов юбилярга рәхмәтен һәм хөрмәтен белдереп, ихлас теләкләрен җиткерде. 

Район башлыгы Илшат Нуриев үз чыгышын районыбыз турындагы шигырь юллары белән башлады һәм Стелла Габдрахманованы йолдызга тиңләде. "Булганыгыз өчен, хезметегез өчен бик зур рәхмәт сезгә, " - дип сүзен башлап, гади тормышта да герой булырга мөмкинлеккә Стелла ханымны мисалга китерде һәм укучыларга мөрәҗәгать итте.

Котлау сүзләрен шулай ук ТРның профсоюз оешмасы рәисе Ирина Проценко, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров, район профсоюз идарәләре җитәкчесе Вакыйф Харисов, Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин, укучылар һәм юбилярның балалары да җиткерде.

Стелла Габдрахманова институт тәмамлап, хезмәт юлын әлеге мәктәптә башлый һәм лаеклы ялга кадәр биредә эшли. "Укытучы булуыма, балалар белән эшләвемә бер генә тапкыр да үкенгәнем булмады. Эшемне, Яңа Кенәр мәктәбен, укучыларымны бик яраттым. Мин укыткан укучылар бүген зур урыннарда хезмәт куя, ә Яңа Кенәр мәктәбе зур биеклекләргә ирешеп эшләвен дәвам итә. Бүгенге матур бәйрәм өчен зур рәхмәтемне белдерәм",- диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев