erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кенәр мәктәбендә футбол буенча осталык дәресе үтте

«Без 2022 елда Россия футбол берлеге тарафыннан оештырылган “Мәктәптә футбол” (“Футбол в школе”) проектында катнашкан идек», дип хәбәр итте районыбызның Яңа Кенәр мәктәбе директоры Хәмбәл Зарипов

Яңа Кенәр җирлеге физкультура-спорт юнәлешендә элек-электән алга киткән төбәк. Әле дә биредә төрле ярышлар, спорт чаралары еш үткәрелә. Волейбол, хоккей, милли көрәш, гимнастика буенча түгәрәкләр дә даими эшләп килә. Регби буенча укучылар командасы Россия күләмендә уздырылган ярышларда катнашып, призлы урыннар да яулады.

Әлеге мәктәп 2022 елда Россия футбол берлеге тарафыннан оештырылган “Мәктәптә футбол” (“Футбол в школе”) проектында катнашкан иде. Алар - Арча районында бу проектта катнашучы  бердәнбер мәктәп.

"Сайтта теркәлеп, проект шартларын үтәп, командалар туплап, уеннар оештырып, тематик чаралар үткәреп барабыз.  Проектның максаты – балаларны футбол юнәлешенә күбрәк тарту, укучыларны, бигрәк тә кызларны, хәрәкәтле уеннарга җәлеп итү. Россия футбол берлеге тарафыннан мәктәпкә 53 мең сумлык туплар һәм инвентарь да бирелде", - диде мәктәп директоры.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге проект шартларының берсе – район спорт мәктәбенең футбол буенча тренеры белән берлектә осталык дәресе уздыру. Шул уңайдан 7 февраль көнне Яңа Кенәр мәктәбендә “Арча” спорт мәктәбе тренеры Ренат Насыйбуллин укучылар белән осталык дәресе үткәрде. Тренер балаларны футбол спорты серләре белән киңрәк таныштырды. Чарада Арча районы мәгариф идарәсе методисты Илшат Хәбибуллин  да катнашты. Ул әлеге проектның эшчәнлеге, киләчәккә планнар  белән танышты.

Балаларның буш вакытларын файдалы үткәрү, спортка мәхәббәт тәрбияләү буенча киләчәктә тагын да активрак эшләрбез дип уйлыйбыз, ди кенәрләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев