erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кенәргә көрәшчеләр җыелды

2010нчы елгы яшүсмерләр һәм алардан кечерәк яшьтәгеләр көрәште.

 Татарстан Республикасы спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге җитәкчесе Раиф Вафин, Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров кайтты. Район башкарма комттеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин катнашты. Арча шәһәре Имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллинның ярдәмчесе Айдар хәзрәт Сафиуллин догалар укып, спорт бәйрәменә яңа нур өстәде. Яңа Кенәр авылы мәчете имамы Ирек хәзрәт Галиев спортчыларны сәламләде һәм уңышлар теләде.
Узган ел Мөселман яшьләре спартакиадасын оештыручыларының берсе һәм быел да көрәш ярышын оештыручыларның берсе Яңа Кенәр мәчете имамы ярдәмчесе Таһир Аксаков та биредә иде. Ул
Казанда урнашкан «Каләм» нәшриятының җитәкчесе. Бәйрәмне башлап җибәрүче ветеран педагог Ришат Садыйков Яңа Кенәрдә 40 ел физкультура укыткан кеше. Электән яңакенәрләр спортка көчле, яшьләр бик актив, төрле спорт ярышларында катнашалар. Татарча көрәш һәм башка спорт төрләре, мәсәлән: футбол, хоккей, волейбол буенча да яңакенәрләр Татарстан буенча ярышларда катнашалар һәм җиңүләр яулыйлар. Данлыклы үзенең көрәшчеләре бар. Ришат абый үзе  шәхсән 15 елдан артык волейбол ярышлары үткәрә. Өч улы бар, шулар белән берлектә. Бүгенге көрәш ярышының идеясе һәм иганәчелек итүчесе Яңа Кенәр мәчете мәхәлләсе. Оештырып йөрүчеләрнең берсе - ветеран педагог Ришат Садыйков.

Ярышларда 100дән артык көрәшче катнашты. Күрше районнардан да килгән иделәр. 2010 елгы һәм алардан яшьрәкләр көрәште. Нәтиҗәләр. Арча районы мәктәпләре командалары арасында 1 нче урынга Яңа Кенәр мәктәбе командасы чыкты (тренеры Хәйруллин Зөлфәт Таһир улы). 2 нче урында Лесхоз мәктәбе командасы (тренеры Әскаров Илүс Илдус улы), 3 нче урында Арчаның 5 нче гимназиясе командасы (тренеры Хәкимҗанов Рамил Райнур улы). Командаларга диплом, Кубоклар тапшырылды. Һәр катнашучы кайнар ризык белән тукланды. Турнир бик яхшы, оешкан төстә узды.  Оештыручыларга рәхмәттән башка сүз юк.

   Ярышның җиңүчеләре:

24 кг:

1 урын – Нуриев Камил (Саба)

2 урын – Шагиев Ризван (Наласа)

3 урын – Шигапов Илдан (АГ №5)

3 урын – Шигабетдинов Камил (Әтнә)

28 кг:

1 урын – Шакиров Раяз (Наласа)

2 урын – Шигапов Фидан (АГ №5)

3 урын – Шаймуллин Самир (Лесхоз)

3 урын – Зиатдинов Тимур (Яңа Кенәр)

32 кг:

1 урын – Ахунов Самир (АСОШ №6)

2 урын – Аглиуллин Әмир (Наласа)

3 урын – Хайриев Адель (Казанбаш)

3 урын – Валиуллин Риназ (Яңа Кенәр)

36 кг:

1 урын – Минуллин Раяз (Яңа Кырлай)

2 урын – Ахмедзянов Руслан (АГ №5)

3 урын – Миннегалиев Инсаф (Саба)

3 урын – Хакимов Риназ (Әтнә)Ашытбаштан Аяз Фәйзрахманов ярыштан җиңмичә кайтмый. Бүген дә җиңүче ул!

40 кг:

1 урын – Файзрахманов Аяз (Ашытбаш)

2 урын – Файзрахманов Әмирхан (АГ №5)

3 урын – Хакимуллин Нияз (АСОШ №6)

3 урын – Мирзакасимов Азиз (Курса Почмак)

45 кг:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

1 урын – Мухаметшин Ильяр (Әтнә)

2 урын – Газимов Ранис (Әтнә)

3 урын – Гафуров Риназ (Урта Курса)

3 урын – Сабиров Нурислам (АГ №5)

50 кг:

1 урын – Гарипов Риназ (Саба)

2 урын – Искандаров Ильяс (АСОШ №6)

3 урын – Хасаншин Замир (Саба)

3 урын – Ризванов Йосыф (Балтач)

55 кг:

1 урын – Галимов Раяз (Лесхоз)

2 урын – Азамов Азамат (Кәче)

3 урын – Гильмуллин Дәниф (Лесхоз)

3 урын – Хадиев Раяз (Яңа Кенәр)

60 кг:

1 урын – Гиниятуллин Илдан (Теләче)

2 урын – Хузиахметов Раушан (Яңа Кенәр)

3 урын – Юсупов Салават (Шушмабаш)

3 урын – Салахиев Дилүс (Саба)

60+ кг:

1 урын – Фасхутдинов Фәнис (Лесхоз)

2 урын – Ахмадеев Данир (Курса Почмак)

3 урын – Миннекабиров Динияр (Саба)

3 урын – Зиятдинов Алан (Иске Чүриле)

 

Призерларга медаль, грамота, кубок, акчалата бүләкләр тапшырылды. Һәркем турнирдан канәгать калды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X