erid:2VtzquqpS7d
Яңа Кырлай мәктәбендә агросыйныф ачылды
Арча яңалыклары

Яңа Кырлай мәктәбендә агросыйныф ачылды

20 октябрьдә Яңа Кырлай урта мәктәбендә агросыйныф ачылу тантанасы булды.

Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин, мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлфия Гыйбадуллина, агросәнәгать көллияте директоры Зөлфәт Дәүләтбаев катнашты.

Биология һәм химия укытучысы Клара Шакирова җитәкчелегендәге 7нче сыйныф моннан соң агросыйныф укучылары дип аталачак. Мәктәп белән агросәнәгать лицее ике арада хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
- Мондый сыйныфлар 9 мәктәптә бар инде, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин.
 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев