Яңа пункт ачылды
Үлгән терлекне килеп алып китәчәкләр.
Яңа ветеринария берләшмәсенең яңа җитәкчесе Руслан Котдусов әйтүенчә, район территориясендә 50 үләт базы бар. Биологик калдыкларны үтильләштерү программасы нигезендә, 2030 елга кадәр аларны бетерү күздә тотыла. Ә үлгән терлекләрне кая куячаклар соң?
Әлеге сорауга җавап әзер инде. Узган көз каты көнкүреш калдыклары полигонында биологик калдыкларны туплау пункты төзелде. Хәзер үлгән терлекләрне шундагы суыткычта саклаячаклар. Алар аннан Алабугадагы эшкәртү заводына җибәрелә.
Терлек үлсә, 3-08-93 номеры белән район ветеринария берләшмәсенә шалтыратырга кирәк. Үлгән терлекне килеп алып китәчәкләр.
Бу хакта семинарда да әйтелде, анда катнашучылар каты көнкүреш калдыклары полигонында булып, биологик калдыкларны туплау пункты, эш процессы белән дә таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев