erid:2VtzquqpS7d
“Яңарышта” чәчүгә керештеләр
Арча яңалыклары

“Яңарышта” чәчүгә керештеләр

“Яңарышта” чәчүгә керештеләр

Мондый хәлне бабайлар да күрмәгәндер: 9 апрельдә “Яңарыш” ширкәтендә арпа чәчә башладылар!

- Көндез туфракта җылылык 11 градустан артып китә, - ди Россия авыл хуҗалыгы узәгенең район булеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов.

- Аллага тапшырып эшкә керештек, - ди хуҗалык җитәкчесе Илгизәр Садыйков.

Илнур Гыйльмиев белән Данис Мөхәммәтҗанов чәчү комплексында әлегә бергәләп эшлиләр. Мөмкинлек булуга алар ике сменага күчәчәкләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин игенчеләргә сәламәтлек, уңышлар теләде.

Чәчүгә болай иртә керешү район тарихында беренче тапкырдыр. Хәерлегә булсын.


Нет комментариев