erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Янгыннар булып тора

Арча һәм Әтнә районнары буенча районара күзәтү һәм профилактика эшчәнлек бүлеге начальнигы Раил Гыйльмуллин хәбәр итә.

Быел районда 11 янгын очрагы булган. 2 кеше үлгән.

21 майда Сәрдәбаш авылында бер йортта янгын чыкты. Нәтиҗәдә 1951 елгы Е.Алексадрова зыян күрде. Ул район үзәк хастаханәсенә китерелде.  Бу адрес буенча 4 кеше яши. Янгын чыккан вакытта Е. Александрова өйдә үзе генә була. Кухняда вакытта төтен исен сизеп ала. Сарайдан терлекләрне чыгарырга тырышканда ул зыян күрә. Авылдашлары аны сарайдан чыгара. Йорт, сарай һәм мунча яна. Сарайда булган терлек тә яна. Сарай белән мунча өйгә терәлеп торган була. Янгын сарайдагы электр җиһазларының төзексезлегеннән килеп чыга.

Хөрмәтле гражданнар, өйләрегездә алкогольле эчемлекләрне күп кулланудан тыелыгыз, тәмәке тартмагыз. Электр җиһазларыгызны белгечләргә тикшертегез. Төзексезлекләр булганда электр чыбыкларын, җиһазларын алмаштырыгыз - бу эшләрне махсус белемле белгечләр эшләсен. Өйләрегезгә янгынны белгертүче приборлар (АПИ) куйдырыгыз. Ул төтен исен сизеп алуга чыелдап, йоклаган кешене дә уята. Өйдә янгынны сундерүче җиһаз да (огнетушитель) булсын. 

Шуны истә тотыгыз! Сезнең һәм якыннарыгызның иминлеге сезнең кулда!

         Телефоны экстренных служб:

«01» , «101» , «112» ЕДДС , «02», «102»,  «03», «103», «04», «104»

-3-35-91 Арская пожарная часть

-9-11-01 Отдельный пост с.Новый Кинер

-5-13-61 Отдельный пост п.Урняк

-5-12-01 Отдельный пост с.Сиза

Раил Гыйльмуллин,

Арча һәм Әтнә районнары буенча районара күзәтү һәм профилактика эшчәнлек бүлеге начальнигы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре