erid:2VtzquqpS7d
Яшь юл хәрәкәте инспекторлары да кушылды
Арча яңалыклары

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары да кушылды

Җиңү символларына хөрмәт тәрбияләү макматыңда үткәрелде.

Арча районында «Георгий тасмасы» патриотик акциясе узды. Арча 1нче мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары (ЮИД) отряды әгъзалары һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларга Георгий тасмалары таратты.

Өлкән яшьтәгеләргә аеруча зур игътибар бирелде. Активистлар аларга рәхмәт сүзләре җиткерде һәм юлларда хәвефсез йөрү кагыйдәләрен искә төшерде.

Әлеге акция Ватан өчен гомерләрен биргән каһарманнар истәлеген саклау, шулай ук яшьләрдә Җиңү символларына карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев