erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Яшь талантлар Тукай җирлегенә җыелды

Арча балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган “Арча ягы – данлы Тукай ягы” XIX республика балалар иҗаты бәйге-фестивале узды

Бәйгенең максатлары – яшь буынны рухи һәм әхлакый тәрбияләү, татар милли традицияләрен саклау, һөнәри осталыкны, үзешчән халык сәнгатен популярлаштыру һәм алга таба үстерү, яшь талантларны ачу һәм аларга ярдәм итү. Чара 19 ел дәвамында ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге, Арча районы мәдәният идарәсе белән берлектә Арча балалар сәнгать мәктәбендә уздырылып килә.

Республика балалар иҗаты бәйге-фестивалендә Арча, Балтач, Кукмара, Биектау, Питрәч, Теләче, Югары Ослан, Саба, Әтнә районнарыннан 7 яшьтән 15 яшькә кадәрле 158 укучы катнашты. Һәр бала үзенә хас таланты белән тамашачы мәхәббәтен яудалы.
Яшь талантларны район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов сәламләде. “Елдан-ел әлеге фестивальнең географиясе киңәя,  катнашучылар арта. Аны оештыручы балалар сәнгать мәктәбенә зур рәхмәт”, – диде.  

Фестивальдә чыгышлар халык җыры, халык уен кораллары (баян, аккордеон, гармун, балалайка, думбра, гитара, курай) һәм ансамбльләре, скрипка, фортепиано, этник уен кораллары, “Укытучы-укучы” ансамбле  номинаицияләрендә бәяләнде.
Жюри әгъзалары Казан дәүләт консерваториясеннән һәм музыка көллиятеннән иде. Җиңүчеләргә, катнашучыларга I, II, III дәрәҗә лауреат һәм I, II, III дәрәҗә дипломант исемнәре бирелде. 
Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Әминә Ибраһимова (укытучысы Э.Рәхмәтуллина) фортепиано номинациясендә Гран-при иясе булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев