erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Яшь тилгәнне коткардык

Җәнлеккә ярдәм - кешелеклелек билгесе: яшь тилгәнгә булыштык

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар дәүләт комитетының Арча районындагы бүлек җитәкчесе Булат Шәйхуллин шалтыратты.

"Казан юлында бер имгәнгән кошны алып кайталар, вакытың булса, килеп кит", - диде. 

Менә ул егетләр кайтып та җитте. Кошны зур тартмага салып алып кайтканнар. Аның яныннан күпме машина узгандыр инде, ә болар тыныч кына үтеп китә алмаган, яшь тилгән баласы булып чыкты ул. Нәкъ олы кош кебек инде. Канаган, сынган урыннары юк, ветеринарлар ярдәме кирәк түгел. Бәрелеп, шок алган булса кирәк.

Егетләр безгә кошны кабул итеп алганга рәхмәт әйтеп китеп бардылар, без аларга рәхмәт әйтеп калдык. Булат белән яшь тилгәнне Казансу елгасы буендагы талларга җибәрдек.

Андый хәлләр булгалап тора. Узган ел Күпербашта кабельгә бәрелеп төшкән аккош баласына ярдәм күрсәткән идек. Кошлар, җәнлекләр бәлага очраганда Булат Шәйхуллинга хәбәр итсәгез әйбәт булыр иде (89297248071 номеры белән). 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев