erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Яшәргә иде бит әле!

Дустымның якты истәлегенә багышлана.

Гөлйөзем бөтен җаны-тәне белән ашкынып язны көтсә дә, анысы быел ни өчендер килергә ашыкмый. Язлар җитсә, тәне сихәтләнеп китәр кебек тоела. Әллә нишләде әле ул быел, сәламәтлеккә бер дә туймый башлады. Озак еллар чыгымчылаган йөрәге дә арыды, ахрысы.

Озаклап хастаханә койкасында ята башлагач, тормыш мәшәкатьләре дә читкә китеп, уйланырга вакыт бигрәк күп кала икән. Гөлйөзем дә берәм-берәм үткәннәренә әйләнеп кайтты.

Урта мәктәпне тәмамлыйсы елда бик каты салкын тидереп, авырып китте ул. Яшь чак, җүләр чак. Әнисенең әйткәннәре бер колактан кереп, икенчесеннән чыга торган чак. “Нәзек оек киеп йөреп, үзеңә гомергә чир аласың”, - дигән сүзләренә колак салмады шул. Җитмәсә, авыруын аяк өсте генә үткәрергә ниятләп, ике атна табибка да күренмәде. Поликлиникага барып, табибка күренгәндә эш узган иде инде, аңа “йөрәк ревматизмы” дигән диагноз куйдылар. Яшь чагында бу авыруның бик мәкерле булганлыгын аңлап та җиткермәде.

Их, яшь чакларны кире кайтарып булса икән! Гөлйөзем чая, ут кебек кыз иде. Үзеннән ун яшькә өлкәнрәк Саматка үлеп гашыйк булды. Утыз яшен тутырган, бик күпләрнең күңел кылларын тарткан егет белән транспорт оешмасының бухгалтериясендә эшли башлагач танышты ул. Кара тут йөзле, дулкынланып торган чәчле егетнең бер өздереп каравыннан йөрәгенә ут капты Гөлйөземнең. Бергә эшләгән хатыннарның: “Күпләрне елатты, бәхетең булырмы икән инде аның белән”, - диюләренә дә колак салмады шул. Үлеп гашыйк булган чагыңда кешенең кимчелекләре күренәме инде? Бар кеше дә көнләшүдән сөйли кебек тоелды аңа. Кыз сорарга килгән чагында мәрхүм әтисе дә кияү белән булачак кодагыйның һавалырак кешеләр икәнлекләрен чамалап алган булган. Ул Гөлйөземне каршына утыртып: “Ныклап уйлап кара әле, соңыннан үкенмәссеңме? Күзләре бик мут бит булачак иреңнең”, - диде.

Җәйнең иң матур чагында, болыннарда җиләк пешкән көннәрдә туй ясадылар алар. Өйләнешкән көннәрендә Самат яшь кәләшен кулларыннан төшермәде. Җай чыккан саен болынга чыгып китәләр. Авыл җирендә эш күп булса да, табигать кочагында булырга вакыт табалар иде. район үзәгенә көн дә шәхси машиналарына утырып, эшкә чыгып киткән парга Саматның авылдашлары сокланып карап калалар. Гөлйөзем үзе дә бик уңган шул, бакчада чүп утарга да, тәмле ризыкларын пешерергә дә өлгерә. Каенанасы ул эшләгән эшләрдән гаеп табып бәйләнергә маташып караса да, эше барып чыкмады. Бүгенге көнгәчә исләре китә Гөлйөземнең: үз балаңа гомерлек юлдаш булып килгән кешедән гаеп эзләп буламы инде?

Беренче тапкыр яшьләр арасыннан кара мәче Гөлйөземнең әтисе җиңел машина сатып алгач узды. Кияү кешегә бабасының яңа машинага утырып йөрүе ошамады, ә үзенең машина яңартырга җае булмады. Гөлйөземнең бала табарга җыенган вакыты иде ул. Гөнаһ шомлыгына каршы, табиблар аны Казанга җибәрергә булдылар. Бала туганда бер-бер хәл килеп чыкса, җаваплылык безнең өскә төшәр дип курыктылар, ахрысы. Казанга поездда бардылар. Поезд тәрәзәсенә капланып, юл буе елап барды ул. Озата баручы әтисе кызының иңнәреннән сөйде, әмма аны юатырлык сүз таба алмады.

Гыйнварның чатнама суык көнендә Саматына ике тамчы су кебек охшаган кыз дөньяга аваз салды. Гөлйөзем бәбидән исән-сау котылды, сабыйның да дүрт саны төгәл иде. Яшь анага сабыйны имезергә китергән шәфкать туташы: “Кызыгыз әтисенә охшаган, ахрысы, сезнең чалымнарыгыз юк”, - диде. И-и, ул минутлар! Беренче тапкыр сабыен күкрәгенә кыскан анадан да бәхетле кеше булмый торгандыр ул дөньяда! Тик чит-ят җирдә хәлен белергә килүче кешесе булмау гына бераз күңелен кимсетте аның. Әтисе озата килде дә кире кайтып китте. Аңа да үпкәләп булмый инде, эштән генә сорак киткән иде бит.

Сабыеның да, үзенең дә хәле әйбәт булгач, Гөлйөзем республиканың бала тудыру йортында озак ятмады. Аларны каршы алырга Самат үзе килде. Кияү белән Гөлйөземнең әтисе арасында булган каты сөйләшүне яшь ана ишетмәде шул.

Сөмбелә дөньяга килгәч, дөньялары түгәрәкләнде. Бала кечкенәдән бик шук булды, әтисенең алдыннан төшмәде. Декрет ялы бетеп, эшкә чыккач, Гөлйөзем баланы үзе белән район үзәгенә алып йөри башлады. Иртән аларны Самат илтеп куя, кичен эштән соң Гөлйөзем маршрут автобусына чыга. Ул кайтып, кичке ашны әзерләүгә Самат та кайтып җитә. Бергәләшеп утырып кичке ашны ашагач, я бакчада кайнашалар, я ишегалдында эш табыла.

Бар да җайланды, тормыш түгәрәкләнде дип йөргән Гөлйөземнең  нишләптер ул көнне иртәдән үк эче пошты, җанына урын таба алмыйча изаланды. Төштән соң бергә эшли торган хезммәттәше Саимә апа аны үз бүлмәсенә чәй эчәргә чакырды. Сүзен бик кыенсынып кына башлады: “Гөлйөзем сеңлем, Самат белән арагыз ничек сезнең? Кешегә сиздермим дип йөрисең, ахрысы, соңгы вакытта йөзләрең сулып китте”. Аның сүзләрендә дөреслек бар иде шул. Самат үзе белдермәскә тырышса да, Гөлйөзем соңгы вакытларда аңарда үзгәреш булганын сизгән иде. Йөрәге сыкрап авыртса да, сыер да ашаган җиренә кайта дип, тормышларын бозмаска омтылды.

Саимә апа Саматның банкта эшләгән бер яшь кенә хатын белән чуалуын сөйләп бирде. “Кызым, ачуланма инде, сөйләмичә булдыра алмадым. Без бит Самат белән озак вакытлар бер оешмада эшлибез. Күпләрне елаткан кеше ул. Тик менә сиңа – үзеннән 10 яшькә кече яшь кызга өйләнгәч, басылыр, утырып китәр дип ышанган идем. Юк икән, бөкрене кабер генә төзәтә диләр иде, хак буып чыкты. Ни җитми бу ирләргә?”, - диде ул ачынып.

Эштән кайтышлый Сөмбеләне балалар бакчасыннан алды да, Гөлйөзем юл чатына чыгып басты. Автобус килергә ун минутлап вакыт бар. Шулвакыт борылыштан Самат машинасы күренде. Ул килеп туктагач, ишеген ачып, Сөмбеләне үз янына алды. Гөлйөземгә карап: “Мин бер кешене генә илтеп киләм, озакламый кайтырмын”, - дип, китеп барды. Автобуста юл буе елап кайтты Гөлйөзем. Тагын шул себеркесен илтә китте! Баладан да оялмый ичмасам!

Кичен өйдә давыл купты. Гөлйөзем елый-елый киемнәрен җыйды. Улын акылга утыртырлык сүз әйтәсе урында каенанасы: “Ярар килен, бик тузынма инде, сиңа да җитәр, аңа да җитәр, яшь чагы бит әле”, - диде. Гөлйөземнең исе-акылы китте. Икенче көнне, баланы алып, район үзәгенә, тулай торакка күчте. Ике ай ярым яшәделәр, бала өчен үлеп торган Самат килеп гафу үтенгәч, Гөлйөзем кире кайтты. Бала хакы өчен генә түгел, үзе дә бик ярата иде  шул ул Саматын. Тик кискән икмәк кире ябышмый, диләр. Сөмбеләгә алты яшь тулганда алар кабат аерылыштылар. Бу юлы юллары мәңгегә аерылды. Кичтән әйберләрен җыя башлаган Гөлйөземне Самат төн уртасында әтиләренә китереп, капка төпләрендә калдырып китте. Төп йорттан үз туганнары бүләк иткән әйберләрне түгел, кызына каенанасы алып биргән пәлтәне дә ала алмады. Каенанасы бик каты торды, янәсе, ул рәхәткә чыдый алмыйча китә! Самат аны яклап бер сүз дә дәшмәде. Шул чакта йөрәгенә, авыруы өстенә, яңа җәрәхәт өстәлде.

Бүген хастаханә ятагында Гөлйөзем кабат-кабат үткәннәренә кайта. Әти-әнисе янында яшәп калмады ул, шәһәргә килеп, заводка эшкә урнашты. Эше авыр булса да, торырга бүлмә алырлык булгач, барысына да риза иде. Башта кечкенә бүлмәдә яшәделәр, ә кызы урта мәктәпне тәмамлар алдыннан бөтен уңайлыклары булган фатир бирделәр. Сөмбеләсе урта мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлап, югары уку йортына укырга керде. Баласының читкә китүенә көенсә дә, шундый акыллы, уңган кыз үстерүе белән горурланды ана. Хезмәт хакларын яртышар ел ала алмаган чаклары да булды, алиментны исә ата кеше исем өчен генә түләде. Яшь хатынга өйләнеп, аннан ике баласы булгач, олы кызын бөтенләй онытты.

Сөмбеләсен югары уку йортына укырга җибәргәч, бигрәкләр дә авыр булды шул Гөлйөземгә. Алган хезмәт хакының күпчелеген җибәреп барып, үзенең ачлы-туклы торган чаклары да күп булды. Аннары ялгыз кешенең ашавы да инде аның. Пешкән ашны да ашыйсы килмәгән чаклары еш була иде.

Кабат тормышка чыгарга сораучылар булса да, Гөлйөзем барысын да кире какты. Яшь чагында күңеленә ошаган кеше очрамады. Вакыт узсынга, иптәш булсынга гына яшәүче кеше түгел шул ул. Хәзер үкенеп куя да бит, соң шул, үткәннәрне кире кайтарып булмый. Бер ир кеше күпме ялынды үзенә! Хатыны үлеп, кечкенә улы белән тол калган иде ул. Кеше баласына әни була алмам, үз баламнан башканы ярата алмам дип уйлады. Эх, үткән гомерне кире кайтарып булса икән! Сөмбелә югары уку йортына укырга кереп, берүзе калгач, ялгызлыгы үзәгенә үтте. Самат белән торган чакта икенче баласына авырга узган иде ул. Табиблар каршы булгач, алар сүзеннән чыкмыйча баланы төшерергә туры килде. Шул вакытлары исенә төшә дә: “Кешеләр икешәр баланы ялгыз килеш үстерәләр. Минекеләр дә үскән булыр иде. Беренчесен тапканда үлмәдем, икенчесен дә тапкан булыр идем әле. Бүгенге көндә янымда бер ташбаш малай булса, мин дә ялгыз булмас идем. Юк шул, үткәннәрне кире кайтрып булмый”, - дип уйлый.

Юк, бәхетен тагын бер кат сынап караган икән әле ул. Сөмбелә югары уку йортына кергән елны хезмәттәше үзенең абыйсы белән таныштырды аны. Беренче хатыныннан яшьлек юләрлеге белән киткән ир икенче хатыныннан уңмаган, анысы кызы барлыгын да онытып эчеп йөри башлагач, аерылышканнар. Бар тәвәккәллеген җыеп, Әнис белән бергә торырга ризалык бирде. Сөмбелә дә каршы килмәде. Әнисенә бер терәк булыр диде. Тик иртә уңмаган кич уңмас диләр. Гөлйөзем дә уңа алмады шул. Айнык чагында кулыннан төймә генә төймәгән ир “кодированный” булган икән. Ярты ел чамасы яхшы гына яшәгәннән соң эчә башлады.

Бер ялда Гөлйөзем әниләренә ялгызы гына китте. Күңеле сизгәндәй, соңгы рейска калмыйча, иртәрәк кайтты. Ишекне үз ачкычы белән ипләп кенә ачып керде. Кухняда хатын-кыз тавышы ишеткәч, аркасына салкын су сипкәндәй булды. Әнис исерек тавыш белән кызып-кызып хатынга Гөлйөземнең әле генә кайтмасын аңлата. Мамыкка әйләнгән аякларын көчкә сөйрәп, Гөлйөзем кухняга узды. Аны күргәч, исерек ирнең исе китмәде, күзен алартып кына карады.  Янында утырган хатын-кыз да бер дә читенсенгән кебек тоелмады. Киресенчә, өстәл артында җиңүче кыяфәте белән утыра бирде. Гөлйөземнең шулвакыт йөрәге умырып-умырып авырта башлады. Ун ел ялгызы, кеше гөнаһына керүдән куркып яшәгән хатынга бу минутларда бик авыр иде. Бөтен күңелен биреп яши башлаган иде бит ул. Күз яшьләренә буылып, киемнәрен җыйганда аны туктатучы кеше булмады. Шулай итеп, ул тагын ялгызы калды...

Сәламәтлек турында да аякта йөргәндә кайгыртмыйбыз икән. Гөлйөзем дә йөрәгенең авыру икәненә игьтибар бирмәде, заводта авыр эштә эшләде. Менә бүген шуның нәтиҗәсе – айдан артык булды инде хастаханә ятагында аунавына. Табиблар да аерып кына берни әйтмиләр. Әллә белмиләр, әллә белеп тә әйтмиләр...

Гөлйөзем бүген төшендә әтисен күрде. Ике ел элек мәрхүм булган газизе кызын кысып-кысып кочаклады, бигрәкләр дә сагынуын әйтте. Шулчак аның миен бер уй көйдереп үтте: мин терелә алмыйм икән!

Сөмбеләсе быел институтның бишенче курсында укый. Бу соңгы елларның бигрәк тә авыр булуын Гөлйөзем үзе генә белә. Акча кытлыгы җәфалады, ялгызлыгы йөрәген ашады. Инде менә кызы укуын тәмамлый, кияүгә чыгар, оныклар күрермен дип сөенеп йөргәндә ул урынга егылды. Яшәргә иде бит әле! Бу михнәтләрнең рәхәтен күрә алмасмикәнни?!

Соңгы көннәрдә Гөлйөзем яныннан кеше өзелмәде. Хезмәттәшләре, туганнары, дуслары бигрәк тә күп икән бит аның! Киләләр дә яшьле күзләрен читкә боралар. Ә аның хәле көннән көн авырайды. Бүген төшендә абыйсын күрде. Бик яшьли, өйләнергә дә өлгермичә вафат булган абыйсы аны чәчәк бәйләме белән каршы алды. Карале, ул килгәнгә ничек сөенә! Әйе шул, Гөлйөзем аны һәрчак искә алып, күрше әбигә хәер кертә иде. Догалары барып ирешкән, күрәсең.

Төш вакытында Гөлйөзем янына кызы Сөмбелә белән аның булачак кияве килеп керделәр. Ул кызының Дамир белән очрашып йөрүен, укуларын бетергәч, аларның туй ясарга җыенуларын белә иде. Кияү буласы кеше бер кочак чәчәкләр күтәреп килгән. Гөлйөземнең күңеле тулды, ике бөртек яше яңагы буйлап тәгәрәп төште. Аларның кулларын берләштереп, күкрәгенә кысты. Шул вакытта Гөлйөземнең тәненә рәхәт җылылык таралды, ул әкрен генә күзләрен йомды...

Ф. Ханова.

Арча.

 

 

 

Ф. Ханова, Арча.

Дәвамы бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре