Яшәү матур, яшәү шундый матур...
Өлкәннәр ункөнлеген ябу тантанасыннан соң уйланулар
Районда өлкәннәр yнкөнлеге һәр ел оешкан төстә үтә. Котлаулар, бүләкләүләр, төрле чаралар, очрашулар, күзгә-күз аралашулар....
Аларын урта һәм яшь буын оештырса, соңгы көне тулысынча өлкәннәрнең үзләренә тапшырыла. Бу да үзенә бер традициягә әверелә бара. Төп чара Арча мәдәният йортында үтә, ветераннар үзләре сәхнәне гөрләтә.
Бәлкем, өлкәннәр ункөнлеге ябылу тантанасы турында социаль челтәрләрдә генә яктыртырбыз, газетада язып тормабыз, дигән идек. Әмма анда булып кайтканнан, шундый матур тамаша караганнан соң, бу фикердән кире кайттык.
Кечкенә вакыттан килгән гадәт буенча әле дә өлкән яшьтәгеләргә автобуста урын бирергә, чиратта торганда, алдан кертергә тырышам. Аннан уйлап куям – тукта, көзгегә кара әле, үзең дә яшь түгел бит. Әмма өлкәннәребезнең кайбер яшьләргә үрнәк булырлык активлыкларын күреп, аптырап та калам. Алар да ничә яшьтә булулары турында онытып, тормышның бөтен тәмен, ямен тоеп яши. Кем нәрсәгә оста. Кайберләре сәхнәдән төшми, икенчеләре хәйриячелек белән шөгыльләнә, өченчеләре кул эшләре белән мавыга...
Арчада яшәүче Сәгыйдә Гаязовага сокланам мин. Лаеклы ялда булса да, ничек вакыт таба икән, дип аптырыйм. Кайчан карама, юлда ул. Шул ук вакытта күп итеп токмачын җәяргә, кәрҗиннәр үрергә, җәен бакчадан гөлбакча ясарга, концертларда чыгыш ясарга, йога белән шөгыльләнергә һәм тагын бик күп нәрсәгә өлгерә. Шул ук вакытта өйдәгеләрне тәмле ризыклар белән сыйларга да вакыт таба.
Махсус хәрби операция зонасындагыларга ярдәм оештыруда да өлкәннәребез беренче рәтләрдә йөри. Монда сүз Арча ветераннары турында гына бармый, районның барлык авылларында актив өлкәннәребез клубтан кайтып керми, маскировка өчен челтәрләр үрә, токмачлар кисә, коры ашлар әзерли һәм башкалар. Бу эшләрне башлап йөрүдә район ветераннар һәм район пенсионерлар берлегенең дә өлеше бик зур. Актив өлкәннәрнең барысы турында да аерым-аерым язып булыр иде. Алар аңа лаек. Әмма мөмкинлек чикле.
– Өлкәннәр ункөнлегендә очрашып, аралашып тордык. Ункөнлектә генә түгел, ел әйләнәсендә шулай булыр, дип ышанам. Һәм ул шулай тиеш тә. Киләчәктә дә район күләмендә үткәрелгән чараларда, концертларда, спорт бәйрәмнәрендә очрашып торыйк. Сез безгә үрнәк һәм сез безгә бик кирәк. – диде район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов, ун көн дәвамында иңне иңгә куеп эшләгән район ветераннар советына һәм ветераннар берлегенә рәхмәтләрен белдереп.
Бу көн бүләкләрсез дә үтмәде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлеге идарәсе башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Илгимз Бәйрәмовка 75, “АСПК” ширкәте башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе Равил Яруллинга 70 яшь тулу уңаеннан һәм ветераннар хәрәкәтендә актив катнашканнары өчен район башлыгы Алмаз Хисаметдиновның Рәхмәт хаты тапшырылды. Шундый ук бүләккә Наласа авыл җирлеге башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Камил Габдрахманов, автотранспорт предприятиесе башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе Энҗүдә Шәймәрданова, мәдәният идарәсенең һәм питомникның ветераннар хәрәкәтендә актив катнашканы өчен Нәсимә Гарифуллина лаек булды.
Бүләкләүләр моның белән генә дә тәмамланмады әле. Иң актив өлкән волонерларыбыз Маргарита Ефремова, Рәбига Минһаҗева, Гәүһәр Камалетдинова, Сания Минзина, Алсу Зыятдинова, Альберт Хәмидуллинга да Арча волонтерлары исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
– Мобилизациянең беренче көненнән башлап сез безнең белән иңне иңгә куеп, кулга кул тотынып эшлисез. Маскировка өчен челтәрләр үрәсез, витаминлы чәйләр, коры ашлар әзерлисез, токмачлар кисәсез – нәрсә генә әйтмә, барысына да алынасыз. Үз проблемаларыгызны онытып, һәрчак ярдәмгә киләсез. Безнең команда исеменнән зур рәхмәт сезгә, – диде волонтер Алина Латипова.
– Сез нәкъ менә яшьләр үрнәк алып яшәрлек, сезгә тигезләнеп эш итәрлек буын. Сезнең инициативалар булмаса, безгә кыенга да туры килер иде. Хезмәтегез алдында баш иям, – диде волонтер Диана Гыйззәтуллина.
Аннан сәхнәгә бер-бер артлы өлкән яшьтәге сәхнә йолдызарыбыз чыкты. Программа шундый бай эчтәлекле, эзлекле һәм тулы итеп төзелгән, вакыт үткәне сизелми дә калды. Бу ветераннар советы белән берлектә, килешеп, ярдәмләшеп, иңне-иңгә куеп эшләү нәтиҗәсе.
“Йөрәк яшь дип яшәргә кирәк”. Концерт программасаның исеме шулай атала. Һәм ул “Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле (җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина) башкаруында шул исемдәге җыр белән башланып китте. “Рус җыры”, “Арча таңнары” халык вокал, “Өммегөлсем” фольклор ансамбльләре җыр аша котлауларын җиткерде. Аерым башкаручылардан Ренат Бариев, Халидә Вафина, Любовь Яруллина, Сәрия Усманова, Равилә Заппарова, Мөнирә Абдуллина, Дамир Шакиров, Фәния Шакирҗанова, Фарух Хәйретдинов, Факия Шәрәфетдинова, Вагыйз Әһлиуллин, Тәнзилә Вәлиева, Рәмзия Мөхәммәтҗанова бик матур чыгышлары белән сөендерделәр. 86 яшьлек Рая апа Ахунова “Яшәү яме” дигән җыр башкарды һәм үзенең чыгышы белән залдагыларны сокландырды. Менә кемнән яшьләргә үрнәк алырга кирәк! “Яшәү матур, яшәү шундый матур...”, дип җырлады Рая апа. Әйе, рәхәт тормышта яшибез. Киләчәктә дә шулай булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев