Яшик, бәгырем, яшик гомергә...
Арчада яшәүче Равилә һәм Илшат Гатиннар өчен балалары сюрприз ясап, ЗАГС бүлегендә бәйрәм уздырырга булган. Әти-әниләренә документка кул куярга кирәк, шулай да яхшырак киенегез инде, кеше янына барасыз, дигәннәр. Ә биредә аларны балалары, оныклары каршы алды, Мендельсон маршы астында алтын пар түргә узды.
Равилә ханым күз яшьләрен сөртте, Илшат әфәнде каушаудан башын аска иде. Аларның гына түгел, безнең күңелләр дә нечкәрде ул мизгелдә. Балаларың, оныкларың, җитәкчеләр теленнән көтмәгән, уйламаганда котлау сүзләре ишетү – күңелгә рәхәт бит! Әнә ничек матур итеп ЗАГС бүлегенең Дан китабына кул куйдылар, алтын туй медальләре алыштылар, вальс биеделәр.
– Казанда югары музыкаль белем алып кайтканнан соң Арча педагогия училищесына эшкә килдем. Бер елдан армиягә киттем. Кайткач, яңадан үз урыныма урнаштым. Кабинетыма керсәм, нечкә билле, бик матур кыз утыра. “Нишләп минем бүлмәдә утырасыз?” – дим. Сүз ара сүз чыгып, уенын-чынын кушып аралашып киттек. Тора-бара бу аралашулар мәхәббәткә әверелде. Кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым. Матур гына яшәп киттек. Балалар, аннан оныклар туды. Шулай илле ел үткән дә, – диде Илшат Гатин.
– Икебез дә атказанган мәдәният хезмәткәрләре, халык мәгарифе отличниклары, хезмәт ветераннары. 30 ел ансамбль җитәкләдек, лагерьларда эшләдек. Балаларны да үзебез белән ала идек. Тормыш юлыбыз гел бергә барды. “Эштә дә бергә, өйдә дә, туйдырмыймы”, – дип сорыйлар иде. Юк, туйдырмады. Ул бәхет кенә, – дип өстәде Равилә ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев