erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Яз быел куркыта, чөнки кар күп...

Су басмасын өчен алдан әзерләник.

Бүген ТР хөкүмәт йортында Татарстан Республикасында чиктән тыш хәлләрне булдырмау һәм бетерү һәм янгын куркынысызлыгын тәэмин итү комиссиясенең утырышы булды. Ул видеоконференция режимында үтте. Видеоконференциядә районнар да катнашты. Брифингта Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин, оешма җитәкчеләре, белгечләр катнашты. Утырышны РТ Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигьмәтуллин алып барды. Ул быелгы язны шөбһәле яз дип атады. Чөнки кар күп.

Шуңа да язгы ташулар башланганчы һәр оешма үзенә беркетелгән эшләрне башкарырга тиеш.
Республикада су басу куркынычы булган 39 районда 218 авыл, 5700 йорт, 9 социаль обьект, 55 юл участогы һәм 28 автомобиль күпере бар. Бу турыда Рөстәм Нигьмәтуллин басым ясап әйтте.

Татарстанның Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Сергей Захаров язгы ташуның иң көчле вакыты апрельнең беренче ункөнлегендә көтелә, диде. 

Татарстанда 2026 елга су басуларга әзерлек буенча 513 млн сум акча тотылган. Бу турыда ТРның гражданнар оборонасы эше һәм чиктән тыш хәлләр буенча министр урынбасары Николай Суржко хәбәр итте..

Эшлекле сөйләшүдә ялгыз олы кешеләр дә искә алынды. Аларның өйләренә кар сулары керә күрмәсен. Карларын көрәп, канауларын казырга кирәк.

Ахырдан журналистлар сораулар бирделәр. Район үзәгеннән ерак, кечкенә авылларга юл өзелгән очракта ничек хезмәт күрсәтәләр, алар бернинди ярдәмсез аерылып калмасмы,  дип сорадылар. Әгәр дә юл өзелә икән, әйләнмәле юллар бар, кибет, янгын сүндерүче машина, ашыгыч ярдәм бригадасы - бар да хезмәт күрсәтергә әзер булып торырга тиеш, дигән җавапны ишеттек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре