erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яз суыклары майга калмасмы?

Кар эреп беткәч тә, җәй килде дигән сүз түгел әле ул.

Яз иртә килде дип сөенешәбез дә, суыклары май аена калмасмы? Бакча, җир эшенә керешә башлаган авыл халкын бүген шул сорау борчый. Ә без, гадәттәгечә, бөтен сорауга да үз фәлсәфәсе белән җавап биргән Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис абый Шәкүровка шалтыратырга булдык.

Шунысын да әйтергә кирәк, Рәис абый яз иртә киләчәк дип фаразлаган иде. Юраганы юш килде – яз чынлап та иртәләде.
–    Кар эреп беткәч тә, җәй килде дигән сүз түгел әле ул. Суыклары апрельдә дә булачак, бер көн кар да төшеп алырга мөмкин, әмма ул шунда ук эреп бетәчәк. Кыраулар гадәттә майда да, июнь башында да булгалый. Элеккегеләр, балан чәчәк атканчы кырау булыр, дигән. Аннары инде помидорларны бакчага да чыгарып утыртырга була. Ә менә май җылы булырга тиеш, – ди ул. 

Бәрәңге утыртырга да ашыкмаска өнди. Көне җылынуга карап кына, җир җитеште дип әйтеп булмый, ди. Бәрәңге чәчү өчен уңышлы көннәр дип 11, 14 һәм 16 майны атады. 
–    Элек язып барган дәфтәрләремне карадым. Яз иртә килгән елны бәрәңгене шушы көннәрдә чәчкәнмен. Иртә килсә дә, яз ул әле сузылачак. Кар март аенда яуган яңгырлар нәтиҗәсендә генә эреп бетте. Быел майда да, июньдә дә яңгырлар булачак. Соңга калам, дым бетә дип куркырга кирәкми, – ди Рәис абый. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул теркәп барган язмаларга караганда, мондый яз 1978 елда булган. 
– Үзем хәтерләмим, әти 1962 елда да шулай булды, чәчүне 1 майга бетерделәр, дип әйтә иде. Быел чәчү шул вакытка тәмамланыр дип уйламыйм, чөнки апрельның соңгы ун көне салкынрак булачак, төнлә катырачак, көндез җылыта.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/avyil/brgene-kaychan-utyrtasy-khalyk-sinoptigy-kishe

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X