erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Язгы ау чоры башлана

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре 25 мартта Арчада зона киңәшмәсе үткәрде. Анда сүз кышкы исәп алу нәтиҗәләре, киек кошларга язгы ау һ.б. турында барды.

Дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, узган ел пошилар, үр куяннары, сусарлар, көртлекләр саны арткан. Кыргый җәнлекләрнең эзләрен 1435 маршрут буенча исәпкә алганнар, барысы 14500 километр ара үтелгән. Исәп алуда 400 кеше катнашкан. Алда язгы ау көтә.

– 6 апрельдән ата кыр үрдәкләренә ау рөхсәт ителә, – ди ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе Илһам Галимҗанов. – Ул 6 майга кадәр дәвам итә. 20 апрельдән 29 апрель кереп кыр казларына, ата үрдәкләргә ау сезоны башлана. Суда йөзүче киек кошларга ау бары тик ышыкланган урыннан гына һәм биш миллиметрдан артмаган ядрә һәм шома көпшәле мылтык белән генә рөхсәт ителә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Язгы ау чорында рейдлар оештырыла, контроль көчәйтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X