Әле ташулар кузгалмаган.
"Жилкомбытсервис" ширкәте (җитәкчесе Альберт Хәкимов) хезмәткәрләре Арчада һәм Арча станциясендә тимер юлның бу ягында су агу торбаларын, канауларны карыйлар, чистарталар, юлларны киңәйтәләр. Язгы кар суларына әзерлиләр. "Бүген без Банк урамындагы канауларны карадык, - дип сөйләде баш инженер Линар Әхмәдиев. - Басудан төшкән кар суларына әзер булырга кирәк. Әлегә тыныч".
Нет комментариев