Язмышлардан узмыш юк...
Игелекне эшләп торалар. Спектакльдән кергән акча СВОда хезмәт итүчеләргә ярдәмгә китәчәк.
Сәяра Фәттерахманова ис.Иске Ашыт мәдәният йортының Сәяра халык театры Иске Ашыт мәдәният йортында, Яңа Кенәр мәдәният йортында, Ашытбаш мәдәният йортында Гөлшат Мөхәммәтшинаның "Пар аккошлар" пьессасына нигезләнеп эшләнгән "Язмышлардан узмыш юк" дигән драмасын күрсәтте. Спектакльдәге вакыйга картлар йортында бара. Монда караучысы, тәрбияләүчесе булмаган һәм шулай ук балалары исәннәрнең дә әниләре, әбиләре яши. Спектакль бик гыйбрәтле һәм кызганыч. Спектакль барышында тамашачы елап та, көләсе урыннарда көлеп тә утырдылар. Театрның режиссеры, Татарстан халык артисты Фердинанд Фәтхи. Режиссер ярдәмчесе Гөлзада Вахитова. Спектакльдә катнашалар: Гөлсинә Халикова, Зөлфия Фәтхуллина, Гөлзада Вахитова, Гөлнара Мәгьсумова, Әлфия Мөһәммәдиева, Гөлфинә Вафина, Зәрия Халикова, Әминә Вафина. Спектакльдән соң тамашачы басып артистларны көчле алкышларга күмделәр. СВОда хезмәт итүчеләргә ярдәм максатыннан оештырылган спектакльне куюда медицина хезмәткәрләре Гадения Фәйзрахманованың һәм Гөлфинә Вафинаның, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләренең ярдәме зур булды. Декорацияләрне үзенең машинасы белән Радик Мөхәммәдиев алып йөрде. Ә артисларны Зөфәр Халиков, Рүзәл Вахитов һәм Нәүфәл Фәйзрахманов үз машиналарында йөрттеләр. Спектакльдән җыелган акча СВОда хезмәт итүче егетләр ихтыяҗына тотылачак. Спектакльдә музыка өлешен Фаил Бариев алып барды. Нияз Фәйзрахманов ут белән яктырту, декорация өлешләрен эшләде. Спектакльне халыкка җиткерүдә барысы 15 кеше катнашты. Афәрин! Эшләнгән игелекләр үзегезгә әйләнеп кайтсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев