erid:2VtzquqpS7d
Җиңүчеләр Коръән сурәләрен укыячак
Арча яңалыклары

Җиңүчеләр Коръән сурәләрен укыячак

Изге Рамазан аена аяк бастык

Күптән түгел Арча мөхтәсибәтенең Коръән уку бәйгесе үткәрүе турында язган идек. Бәйге балалар бакчасына йөрүче сабыйлардан башлап өлкән сыйныф укучыларына кадәр төрле яшьтәгеләр арасында аерым үткәрелде. Аларны Рая апа Фәтхуллина җитәкчелегендәге Арча мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм абыстайларыннан торган  мәртәбәле җюри бәяләде.

Әлеге бәйгедә җиңүчеләрне без редакөиябезгә дә чакырдык. Алар "Арча" радиосы ешлыгында Коръән сурәләрен укыячак. 

Бүген Изгеләр мәчетендә укучы Әмин белән Булат сурәләрне уку буенча осталыкларын күрсәтеп киттеләр. Тиздән сез аларны Арча радиосы ешлыгы аша тыңлый алачаксыз.

Изге Рамазан ае дәвамында көн саен балалар башкаруында догалар яңгыраячак. Безнең белән бергә булыгыз.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев