erid:2VtzquqpS7d
“Җидегән чишмә” Арча халык театры артистлары өлкәннәрне сөендерде
Арча яңалыклары

“Җидегән чишмә” Арча халык театры артистлары өлкәннәрне сөендерде

Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында

Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында бу арада көндә бәйрәм, көн дә бер чара. Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан һәркем биредә тәрбияләнүчеләрнең күңелләрен күрергә тырыша. “Җидегән чишмә” Арча халык театры артистлары да матур чыгышлары белән өлкәннәрне сөендерде. Үзешчән артистлар Харис Сафин, Илдус Хәбибуллин, Динар Бариев спектакльдән өзек күрсәттеләр, Илдус яраткан җырларын башкарды.

 

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев