6 мартта район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен интернат йортта булдылар.
Биредә район оешмалары, хуҗалыклар ярдәмендә ремонт эшләре бара. Район башлыгы эшләрнең сыйфатыннан канәгать калды.
Илшат Нуриев интернат-йортта яшәүче һәм эшләүче хатын-кызларны якынлашып килгән бәйрәм белән котлады, күчтәнәчләр тапшырды.
Нет комментариев