Чираттагы техник карау «Игенче» ширкәтендә узды.
4 апрельдә “Игенче” ширкәтендә үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны чираттагы еллык техник карау узды. Техник карау өчен 41 техника тәкъдим ителгән иде.
“Игенче” агрофирмасы механизаторлары ел саен еллык техник карауга сыйфатлы әзерләнәләр. Аларны районның башка бик күп хуҗалыклары өчен үрнәк итеп куярга була”, – дип билгеләп үтте бүлек җитәкчесе – Татарстан Республикасы Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов.
Нет комментариев