Икмәк тормыш нигезе
Кызыклы очрашу.
12 октябрь- Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне, 16 нчы октябрь - Икмәк көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Арча педагогия көллияте һәм район азык-төлек идарәсе белән берлектә 212 нче төркем студентлары гимназия сыйныфы укучылары өчен"Икмәк- тормыш нигезе" дип исемләнгән чара үткәрделәр.
Чараның төп кунагы- "Игенче " агрофирмасы директоры Хәбибуллин Рөстәм Җәүдәт улы булды. Ул - безнең көллиятебезне тәмамлаган студент. Укучылар Рөстәм Җәүдәтовичның сөйләвен сокланып тыңлап утырдылар, һәр бөртекне үз учларында тотып карадылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар. Чара бик күңелле һәм файдалы узды.
Үзенең вакытын табып, укучыларга күп мәгълүмат биргән өчен, Хәбибуллин Рөстәм Җәүдәт улына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев