«Илһам» бәйгесе: талантлар көрәше һәм иҗади мирас
Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту максатыннан, «Илһам» яшь язучылар бәйгесе Татарстанда 12 ел дәвамында уздырылып килә
16 март көнне Арча 5 нче гимназиясендә «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы узды. Аның быелгысы Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана.
Шул уңайдан гимназия укучылары һәм укытучылары тарафыннан шагыйрь иҗатына багышланган рәсем күргәзмәсе һәм театральләштерелгән тамаша оештырылган иде. Бәйгегә килүчеләрне татар көйләре белән музыка уен кораллары ансамбле каршы алды. Шулай ук татар милли орнаментлары кулланып ясалган кул эшләнмәләре күргәзмәсе дә бар иде.
Ярышның төп өлеше гимназиянең актлар залында узды. Арча, Балтач, Саба, Кукмара, Теләче, Әтнә районнарыннан килгән 99 укучы катнашты. Аларның чыгышларын һәм хезмәтләрен жюри рәисе, филология фәннәре докторы, профессор Ләйлә Минһаҗева, язучы Марат Закиров, драматург Рәдиф Сәгъдиев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы консультанты Зөлфия Закирҗанова бәяләде, иҗатка кагылышлы сораулар бирде һәм үзләренең киңәшләрен әйттеләр.
Арча районы мәктәпләреннән иҗат җимешләрен жюри хозурына 12 укучы тәкъдим итте:
Арчаның 5 гимназиясеннән – Ильяс Сабиров (поэзия).
Арчаның 6нчы мәктәбеннән – Инзилә Мөхәммәтшина (журналистика).
Казанбаш төп белем мәктәбеннән – Азат Шәрипов (поэзия).
Өчиле төп белем мәктәбеннән – Ралинә Шакирова (проза).
Утар Аты төп белем мәктәбеннән – Зәмирә Сибгатуллина (проза), Раяз Хисаметдинов (журналистика).
Түбән Аты төп белем мәктәбеннән – Азалия Әхмәтвәлиева (проза).
Сикертән төп белем мәктәбеннән – Алинә Шәрәфиева (проза).
Шушмабаш урта белем мәктәбеннән – Илсия Сафина (журналистика), Зәринә Шакирова (журналистика).
Түбән Мәтәскә урта белем мәктәбеннән – Инсаф Габдрахманов (проза һәм поэзия).
Яңа Кырлай урта белем мәктәбеннән – Алинә Ганеева (журналистика).
Җиңүчеләр исемлеге барлык зона этаплары узганнан соң игълан ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев