erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Илһам һәм Шәүкәт Вәлишиннар: «Башкала сәхнәсендә чыгыш ясау безнең өчен үзе зур дәрәҗә»

“Пошалым чаналары” фестиваль-бәйгесендә бертуган Илһам һәм Шәүкәт Вәлишиннар “Халык мәхәббәте” номинациясендә җиңү яулады

Илһам Вәлишинның үзе иҗат иткән (сүзләре дә, көе дә аныкы) “Яшьлегем урамнары” җырын (Илһам гитарада уйнап җырлады, Шәүкәт илһамланып баянда уйнады) тамашачы яратып кабул итте.
Бу талантлы якташларыбыз белән без “Арча” радиосында очраштык һәм үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап эзләдек. Беренче булып безнең әлеге җырның тарихы турында ишетәсе килде.
Илһам. – Бу җырның тууына 6-7 ел тирәсе. Оныгым Әминә шуны җырлап, Галиәскәр улым тыңлап үсеп килә. Авылда туып-үскәнгә авыл тормышы безгә бик якын. Шуңа аны бетерәсе, яшьләрне авылдан җибәрәсе килми. Без дә җыр аша тәрбияләмәсәк булмый. Үзебез яшьләргә үрнәк  – авылдан китмәдек, шәһәрләрдән ким яшәмибез, авылыбызны яратабыз, аның табигатенә гашыйкбыз. Шунсыз бу җыр тумаган да булыр иде. Сүзләре менә шундыйрак.
– Ә көе ничек туды?
– Аның сүзләре һәм көе бергә языла. Соңгы вакытта гына башта сүзләрен язып, көен соңыннан уйлап йөри башладым. 
– “Пошалым чаналары”нда ничек катнашырга булдыгыз?
– Бәйгене оештыручы якташыбыз Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров минем 5-6 җырны башкара. Ике улым – берсе фотограф, икенчесе видеограф – аны төшереп бара. 3-4 сезон бергә эшләдек. Бер елны Рөстәм катнашып карамыйсыңмы, диде. Риза булдым, тик... уза алмадым. Бу юлы тагын үземне сынап карарга булдым. Таләп бик зур анда. Катнашучылар да күп. Бөтенесе талантлы. Берәүне дә шаккатырып булмый. Шунда без чыгышыбызга үзгәреш кертергә, шоу ясарга кирәк, дигән карарга килдек. Шәүкәт ярдәм итәргә булды. 

Шәүкәт. – Рөстәм Закировка рәхмәт, “Пирамида” концертлар залы сәхнәсенә кадәр менәргә мөмкинлек бирде. Оештыручыларга да зур рәхмәт җиткерәсем килә. Ә рәхмәтнең иң зурысы – Урта Пошалым авылы халкына. Аларның мәхәббәтен яулый алдык. Шул көч бирде. Арча халкы алкышламаса, “Пирамида” сәхнәсенә менә алмас идек. Алты яшемдә “Сәяхәтче” җыры белән башлап җибәргән идем иҗат юлымны. Шуннан бирле җырлыйм һәм гармунда уйныйм. Илһам абый шигырен дә, көен дә яза, уйный, җырлый да. 
– “Пирамида”да үзегезне ничек хис иттегез?
– Башкала сәхнәсендә чыгыш ясау безнең өчен үзе зур дәрәҗә. Арчадан автобус белән алып киттеләр. Яхшы каршы алдылар. Жюри әгъзалары танылган җырчылар Раяз Фасыйхов, Рөстәм Асаев, Резедә Галимованы үзләрен бик өстен куя торган кешеләр дип уйлаган идем. Алар, киресенчә, бик ягымлы, киңәш бирәләр, аңлаталар, шул ук вакытта таләпчән һәм гадел дә. Гармунчылар Булат Шәрипов, Ренат Вәлиев сәхнәдә ут уйната. Алып баручылар Ленар Гыйлаҗев һәм Булат Бәйрәмов сүзгә, юморга бик бай. Мин дә сүзгә кесәгә кермим, әмма болар аеруча оста, сәхнә тоткан кешеләр. Оештыручыларның берсе Азат Фазылҗанов – көчле психолог. Югалып калырга ирек бирә торганнардан түгел. Ә инде абый булмаса, мин бу сәхнәгә чыга да алмый идем.
– Киләчәккә планнар нинди?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Илһам. – Җырларны тыңлыйлар, яраталар икән, ярты юлда тукталып калмаска, төшенкелеккә бирелмәскә. Җыр язу җиңел әйбер түгел. Нигә син аны кешегә бирәсең, дигәч, үзем җырлый башладым. Шансон җырлар, гади дә, мәгънәле дә булсын, дип язам. Иҗат итәргә дә итәргә әле. Безне шулай күтәреп алган тамашачыларга хезмәт итәсе килеп тора.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев