Ильяс Фәттәхов бакчасына колорадо коңгызын ашый торган бөҗәк җибәргән
Коңгызлар бетәрме икән - бергәләп күзәтербез
Узган гасырның 70нче елларында күренә башлаган колорадо коңгызлары болай да үстерүе мәшәкатьле булган бәрәңге хезмәтен тагын да катлауландырды. Бик тә әрсез һәм оятсыз бөҗәк булып чыкты ул. Бик тиз үрчи, нәрсәдер эшләтмәсәң, бөтен үсемлекне ашап бетерәләр, бары тик сабаклары гына утырып кала. 60 еллап вакыт эчендә агу сатучылар баеп беттеләр инде.
Әрсез корткычлар хәзер агуны да бар дип белми, җәй буена 2–3 тапкыр сибәләр, әмма нәтиҗәсе юк диярлек.
Шунысы гаҗәп – әлеге бөҗәкнең туган җире Америкада аны бар дип тә белмиләр икән – табигатьтә бу бөҗәкнең үз дошманнары булган башка бөҗәкләр дә бар икән – шулар балансны саклый. Бездә дә бар иде андый бөҗәкләр, агу сибә торгач алар юкка чыкты диярлек.
Мин менә шуны уйлап үзебезнең бакчага кандаланың бер төренең балаларын җибәрдем әле. Алар бәрәңге кохгызының һәм башка зарарлы бөҗәкләрнең йомыркалары белән туена. Нәтиҗәсен бергәләп күзәтеп барырбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев