erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Илкүләм проект кысаларында Татарстанда 220 км озынлыктагы юлларда ремонт эшләре башкарылачак

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча быел Татарстанда 84 объектта юл төзү-төзекләндерү эшләре үткәреләчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин сөйләде.

Аның сүзләренчә, төбәк һәм җирле әһәмияте булган 220 км озынлыктагы юлларда ремонт эшләре башкарылачак. Бу эшләргә барлыгы 5 млрд сумнан артык акча тоту ниятләнә, шул исәптән 2,602 млрд сумы — федераль казнадан, 2,443 млрд сумы — республика бюджетыннан.

64,9 км озынлыкта 38 объектта юллар төзекләндереләчәк (Әлмәт — Азнакай, Казан — Оренбург — Чистай һәм башка юллар). Республика бюджетыннан финанслау 715 млн сум тәшкил итә. Казан агломерациясенең 91,7 км озынлыкта 28 объектында юлларга ремонт ясалачак, шул исәптән 10 объект — Казанда (Зорге, Патрис Лумумба, Гвардейская, Болотников, Тэцевская, Җиңү проспекты урамнары).

Казан агломерациясе кысаларында Зур Казан боҗрасы төзелеше график буенча бара, беренче этабын 30 августка төгәлләү күздә тотыла. Яр Чаллы агломерациясенең 61,5 км озынлыктагы 15 объектында эш башкарылачак. Түбән Кама агломерациясенең 2,3 км озынлыкта 3 объектында эшләр ниятләнә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Төзелеш-монтаж эшләрен башкаруга дәүләт контрактлары барлык 84 объектта төзелгән. 31 объектта бүген инде юл эшләре уздырыла», — диде Ленар Сафин.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X