Юлларда сак булыгыз
Юлларда хәзер бик куркыныч. Кар яву, буран булу сәбәпле, кар көртләре барлыкка килде. Шуңа бик сак булырга, тиешле тизлектә генә йөрергә, рөхсәт ителмәгән урында узарга чыкмаска киңәш ителә. Ә җәяүлеләр шәһәрдән читтә юл кырыеннан барганда яктылык кайтаручы элементлар турында онытмасыннар иде. "Игьтибарлы булыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклагыз", - дип кисәтә ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев