“Иминлек — иң мөһиме: Яңа Кенәр мәктәбендә куркынысызлык дәресе узды
8 октябрьдә Яңа Кенәр урта мәктәбендә 7–11 нче сыйныф укучылары өчен «Куркынычсызлык дәресе» узды.
Соңгы елларда үсмерләр арасында мототранспорт чараларына – мотоциклларга, квадроциклларга, питбайкларга һәм электр самокатларга кызыксыну артты. Әмма һәркем дә юлда йөрүнең җаваплылык һәм хәвеф белән бәйле икәнен аңлап бетерми.
Бу мәсьәләгә игътибарны арттыру максатыннан Яңа Кенәр мәктәбендә «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде. Чарада укучыларга мототранспорт белән идарә итүнең хокукый якларын, кагыйдәләрне үтәмәү нәтиҗәләрен аңлатылды.
Очрашу вакытында укучыларга Татарстан Республикасында балалар катнашында булган юл-транспорт хәлләре статистикасы күрсәтелде, шулай ук Россия эчке эшләр министрлыгының ДАИ бүлеге тарафыннан әзерләнгән видеоролик тәкъдим ителде.
Мондый дәресләр укучыларда юл йөрү кагыйдәләренә карата аңлы караш тәрбияли һәм яшьтән үк куркынычсызлык культурасын формалаштырырга ярдәм итә.
Габделхак Касыймов, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев