erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иң җаваплы чор җитә

Кошлар да белемле хәзер, 1 мартта кара каргалар кайтып җиткән иде инде.

Без малай чакта март урталары җиткәч кенә күренә иде алар. Чөнки 18 мартка кадәр хут суыклары торыр иде. Мартның беренче яртысында 30 градуслы салкыннар, күз ачкысыз бураннар гадәти хәл санала иде.

Хәзер әнә кошлар да календарьга карап яши, диярсең. Әлегә азык табу да кыен, төннәрен хәйран гына суыта да. “Басуларда кар калынлыгы 75-100 сантиметр, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. – Кар бик тыгыз, бер квадрат метрдагы карда 195-260 мм су бар“.
Әйе, быел кояшка эш күп булачак, аның кадәр карны эретеп бетерәсе дә бар. Чын һәм “халык синоптиклары“ яз ничек килер, дигән сорауга үзләре каланчасыннан җавап биреп маташа. Яз үзе 1 марттан башланды инде, сүз монда язгы ташулар турында бара. “Апрель туар – яр тулыр“, – ди халык мәкале. Искечә апрель календарьдагыдан ике атнага соңрак, 14 апрельдә башлана. Соңгы елларда ярлар бик тулмый, чөнки кышларын – кар, җәйләрен яңгырлар аз ява. Моның нәтиҗәсен Казансу елгасына карап та күрәбез, елдан-ел саега ул. Бәлки быел башкачарак булыр...

– Яз вакытында килсә әйбәт инде, – ди районның иң тәҗрибәле белгече, “Ватан“ ширкәте баш агрономы Габдрәис Рамазанов. – Иртә килгәнгә карап берәр атнадан тагын суытып бар эшне туктата.
Иң дөресе – язның ничек килүе – Ходай хозурында. “Кеше уйлый, ә Аллаһы Тәгалә хәл итә, диләр бит.
Иртәме, соңмы – яз килер инде ул. Юкка гына: “Арбаны кышын, чананы җәен әзерлә“, – димәгәннәр. Иң мөһиме, безнең кулдан килгәне – язгы кыр эшләренә яхшылап әзерләнү. 1 мартта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген кабул итү булды. Җитәкчеләр, баш белгечләр әзерлекнең торышы турында хисап тотты.

– Гомумән алганда, әзерлек канәгатьләнерлек, – ди Р.Шакирҗанов. – Барлык хуҗалыклар да орлыклар белән тулысынча тәэмин ителгән, алар тикшерелде, тиешле таләпләргә туры килә.

Үз акчаларына бер гектарга тәэсир итүче матдәләрдә  кимендә 50 кг ашлама туплаган хуҗалыкларга субсидия биреләчәк. “Курса МТСы“ уртача 90 кг ашлама туплап куйды инде. “Ак барс“ агрокомплексы“, “Игенче“, “Северный“ хуҗалыклары да бу мәсьәләдә бик актив эшли.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Көздән 14 мең гектарда көзге культуралар чәчелгән иде. Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге белгечләре уҗымнарның хәлен белеп торалар. Соңгы вакытта “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте басуларында булдылар. 93 гектарлы арыш басуында  карның тирәнлеге 77 см, туң катламы 12 см. Ә менә 118 гектарлы арыш басуында кар 1 м калынлыкта, туң бөтенләй юк. Үсемлекләрдәге шикәр күләме лабораториядә тикшергәч билгеле булачак.

Көзге культураларның хәлен белеп тору юкка гына түгел, начар чыккан басуларда кабат чәчәргә дә туры киләчәк. Көздән үсемлекләр төрле хәлдә калды бит.
Белгечләр бу кышта кыр тычканнарының уҗымнарга шактый зыян китерүләренә дә игътибар иткән.

Быел яз барысы 79 мең гектарда чәчү эшләре башкарырга туры киләчәк. Шуның 36800 гектары – сабан  культуралары.
Язгы кыр эшләрен вакытында, сыйфатлы итеп башкару өчен техника, авыл хуҗалыгы машиналары тулысынча әзер. Быел 5 яңа трактор, 1 чәчү комплексы кайткан.
Кадрлар мәсьәләсе елдан-ел кискенләшә, яшьләр авылда калырга теләми. “Бер әйбәт механизаторыбыз Казанга китеп барды, – дип сөйләде бер хуҗалык җитәкчесе. – Уртача хезмәт хакы 70 мең сум чыкты, бушка ун тонна ашлык бирдек. Юк, барыбер китте, анда айга 170 мең түли торган эшкә урнаштым“, – ди.
Уртача хезмәт хакын 40 меңгә дә җиткерә алмаган хуҗалыкларны киләчәктә нәрсә көтә?

21 марттан техник карау башлана. Язгы кыр эшләрендә катнашачак барлык тракторлар да үтәргә тиеш аны. Трактор да, тагылма кораллар да, механизаторның документлары да тәртиптә булырга тиеш. “Бу таләпләр шәхси техникага да кагыла“, – ди “Гостехнадзор“ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов.
Комиссия әгъзалары “Яңарыш“, “Игенче“, “Курса МТСы“, “Ак барс“ агрокомплексы“, “Кырлай“ хуҗалыкларының эш планнарына яхшы бәя  бирделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев