erid:2VtzquqpS7d
Җиңелеп барган җиреннән яңабаштан көч туплап җиңү яулады
Арча яңалыклары

Җиңелеп барган җиреннән яңабаштан көч туплап җиңү яулады

Ерактан ук килгәннәр

Көрәш беренче минутыннан ук кызу тепм белән башланып китте. Ул ике урында барды. Беренчесендә беренче булып чыккан көрәшчеләр эшне бик тиз тотты. Икенчесендә Мари Иленең Янаул авылыннан килгән җиде яшьлек Сәмир Сабирҗанов белән Наласадан Ризван Шаһиев бил алышты. Аларны карап тору үзе үк мавыктыргыч булды. Шәхсән мин көрәш җанатары түгел, әмма җиңүче билгеле булганчы яннарыннан китә алмадым. Аларны да карадым, шул тирәдә генә күзләрен алмыйча күзәтеп торган, видеога төшереп барган өлкән яшьтәге парга да игътибар иттем.

– Без Бәрәңге районыннан килдек, – диде Ришат Сабирҗанов. – Хатыным Руфия белән. Сәмир безнең оныгыбыз. Икенче оныгыбыз Айнур да бүген көрәшәчәк. Мин үзем студент чакта ирекле көрәш буенча Удмуртия республикасы чемпионы идем. Оныкларыбыз татарча көрәшне сайлады.

Сәмир белән Ризван озак көрәште, берсенең дә җиңеләсе килмәде. Үзебезнеке, дип Ризван өчен җан атсак та, Сәмир дә сокландырды. Җиңелеп барган җиреннән яңабаштан көч туплап җиңү яулады бит!

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев